Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Дерёвни! Колхозницы!" - Замирә Рәҗәпова ни дип җавап бирә?

Замирә Рәҗәпова тозсыз сорауларга, төрлечә кимсетүгә тыныч кына карый алмый. Ул да андыйларга шәп җавап табып кына тора.

Әле шушы көннәрдә булып алган кызыклы да, кызганыч та хәл белән уртаклаша. "Аяк киеме кибетендә йөрим.Чатнатып, рәхәт итеп ике кыз татарча сөйләшәләр. Күренеп тора, авыл кызлары, югары уку йортына кергәннәр күрәсең. Сөйләшүләреннән миңа шулай тоелды. 1 нче сентябрьгә әзерләнеп йөриләр, туфли сайлыйлар. Тегесен, монысын тотып караштыргалагач әллә кыйммәт диеп, әллә ошатканын тапмыйча чыгап киттеләр. Алар күздүн югалганчы, сатучы ачуына буылыр дәрәҗәгә җитеп кызлар тотып караган аяк киемнәрен тигезлэп урыннарына куя башлады. "Дерёвни! Колхозницы!", туфли алмаганга сатучының бу кызларга карата җавабы булса кирәк.

Шууундый ачуым чыкты, тозлап-борычлап әйтергә, дип авызымны ачтым да, аннары чак телемне тешләп мин дә чыгуга юнәлдем.

Сатучы исә миңа аркылы төшеп: "Неужели ничего не понравилось? Вы же видите у нас эксклюзив." Зрә дәште бу миңааа...

- Да, вижу! Ну вот в чем дело. Я ведь тоже "дерёвня", колхозница. Пойду поищу чего нибудь более достойнее

- "Я не это имела ввидуу!!!"

Ә нәрсә имела соң в виду? Әлеге дискриминацияне мин гомердә аңламадым. Аңлатыгыз әле мин авыл баласына, авыл кешесе белән шәһәр кешесе аерыла, тик ни өчен, авылныкы кимсенеп кала соң ул? Шәһәрнеке ни өчен өстен чыга? Мин белгән күпме күренекле шәһесләр барысы да диярлек авыл балалары!!!

ҮЗЕБЕЗНЕКЕН БИРМӘДЕК!

ЯТНЫКЫНА ТИМӘДЕК!

БЕЗ БИТ АВЫЛ БАЛАЛАРЫ,

БЕРКАЙЧАН СЕР БИРМӘДЕК!

БЕРКАЙЧАН СЕР БИРМӘДЕК!!" - ди Замирә Рәҗәпова.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш