Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Диләрә һәм Данил "Җәлил укулары" финалында (+фото)

2018 нче елның 22ноябрь көнне үзәк китапханәдә  халыкара Җәлил укулары бәйгесенең 2 нче туры уздырылган иде.

Анда  8 яшьтән 21 яшькә кадәр 29 кеше катнашты.  Жюри нәтиҗәләре буенча 11 кешенең эше Казанга  Бөтендөнья татар конгрессына җибәрелде. Безнең районнан Балтач гимназиясендә белем алучы нәфис сүз осталары  Муллагалиева Диләрә һәм Садыйков Данил бәйгенең 4 –финал этабына үттеләр.

Финал этабы Казан шәһәрендә узачак. Аларны озак истә калырлык матур вакыйгалар: шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова һәм Җәлил премиясе лауреатлары белән очрашулар көтә. 15 февральдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Шулай ук Татарстан Республикасы Милли музеенда Моабит дәфтәрләренең оригиналын да күрү бәхетенә ирешәчәк нәфис сүз осталары. 

Диләрә һәм Данилнең бәйгедән, очрашулардан, сәяхәтләрдән  алган тәэсирләр белән алдарак таныштырырбыз. Әлегә аларны аларны зур җиңүләре белән тәбрик итеп, уңышлар теләп калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев