Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Дөнья мәшәкате бетмәс ул, концертларга йөрү кирәк

Районда “Гөрләп торсын сәхнә түре” дигән бәйге кысаларында зоналап җырлы-биюле композицион тамашалар башланды.

Смәеллеләр дә гаҗәеп матур Ор сәхнәсендә үз ансамбльләре белән чыгыш ясап кайтканнар. Биредә шулай ук Чутай, Нөнәгәр, Сизнер, Комзавод авылы үзешчәннәре дә катнашкан. Бик матур чыгышлар, сокланып туймаслык, ди тамашачылар.

Смәелдә дә яшьләрдән шушындый зәвыкле ансамбль туплый алуларына сокланырлык. Тарта белсәң тартыла шул яшьләр мәдәнияткә. Безнең үзешчәннәребез дә артистлардан ким түгел хәзер, шуңа күрә, мәдәният йортларында үзебезнең үзешчәннәребез тарафыннан куелган концерт-спектакльләргә чакыру игъланнарын читләп узмый, мәдәни чараларны тамаша кылырга актив рәвештә йөрсәк иде. Дөнья мәшәкате бетмәс ул, күңел күтәренкелеге дә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыр-бию бәйгесе