Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Документаль фильм төшерү өчен 500 мең сум акча откан. Кем?

«Место силы» документаль фильмын уникаль урында — Россиядәге җиде могҗизаның берсе булган Мань-Пупу-Нерда төшерәчәкләр.

9-14 июньдә Белокуриха шәһәрендә узган «Алтай. Үсеш территориясе» форумы кысаларында режиссер Елизавета Киселева «Место силы» документаль фильмын төшерү өчен Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесендә җиңү яулаган. Бу хакта Казанның кино төшерүчеләр төркеме хәбәр итә.

Елизавета Киселева «кино һәм телевидение режиссурасы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган, 2018 елда Чиләбе кинопроектлар питчингында җиңү яулаган, ул шулай ук халыкара кино фестивальләре лауреаты да. Елизавета Сыктывкар шәһәрендә туган, аның «Место силы» документаль фильм проекты да нәкъ шуның белән бәйле.

Документаль фильмны уникаль урында — Россиядәге җиде могҗизаның берсе булган Мань-Пупу-Нерда төшерәчәкләр.

Кино төшерүчеләр төркеме геройлар белән бергә Дятлов үткеле һәм Отортен тавы аша Мань-Пупу-Нер яссытаулыгына кадәр экспедициягә чыгып китәчәк.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188057/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев