Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Драма коллективларының иң яхшылары ачыкланды

6 апрель көнне Балтач мәдәният үзәгендә Татар театрының 110 еллыгы уңаеннан "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән район бәйгесенә йомгак ясалды. "Әлепле әртисләре" белән "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектакльләре җиңү яулады.

Өч ай дәвамында районыбыз мәдәният учакларының драма коллективлары үзләре сәнгать әсәрләре белән, ягъни спектальләре белән районыбыз халкын куандырып килде. Шушы вакыт эчендә 250 дән артык һәвәскәр артист меңләгән тамашачыны театр сәнгате белән әсир итте. Тамашачыларыбыз рәхәтләнеп күңел ачты, геройларыбыз белән бергә тормыш проблемаларында кайнап, күңелләре аша хис-тойгылар кичерделәр. Димәк, үзешчәннәребезнең иҗади хезмәте бушка узмады, алар аеруча әһәмиятле, тәрбияви, рухи эш башкардылар.

"Иң яхшы ир-ат" роле номинация җиңүчеләре - Шеңшеңәр мәдәният йортыннан Нургаян Нигъматуллин һәм Арбор мәдәният йортыннан Фәрит Гарипов.
"Иң яхшы хатын-кыз" роле номинациясе җиңүчеләре - Бөрбаш мәдәният йортыннан Рәзилә Хөсәенова һәм Кили мәдәният йортыннан Раилә Гарифуллина.
"Иң яшь башкаручы" номинациясендә - Кенәбаш авыл клубыннан "Зәңгәр шәл" спектаклендә Малай ролен башкаручы Ләлә Сөнгатуллина.
Субаш мәдәният йорты драма коллективы Аманулланың "Кырыкта да кытыклый" комедиясен сәхнәләштереп, "Иң яхшы музыкаль бизәлеш" номинациясендә җиңүче булды. Ә Куныр мәдәният йорты драма коллективы "Иң яхшы сәхнә бизәлеше" номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Ләбиб Леронның «Коры куык» спектаклен сәхнәләштергән Пыжмара мәдәният йорты драма коллективы "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңү яулады.

Авыл клублары арасында аеруча игътибарга лаек дип табылган драма коллективлары:
- Аманулланың "Исерек айныса, хәерче баеса" комедиясен сәхнәләштергән Алан авыл клубы драма коллективы, җитәкчесе Миләүшә Фатыйхова - өченче булды. Грамота һәм мәдәният учагының материаль-техник базасын ныгыту өчен 3000 сум күләмендә сертификат тапшырылды.
- Түбән Кенә авылы клубы драма коллективы Флорид Бүләковның "Әбиләргә ни җитми" спектакле белән икенче урынны яулады. Грамота һәм 4000 сум күләмендә сертификатка ия булды.
- Сәрдек авыл клубы драма коллективы Юныс Әминовның "Өти балак" спектаклен сәхнәләштереп беренче урынны яулады. Шулай ук Сәрдек авыл клубына 5000 сум күләмендә сертификат тапшырылды.
Район мәдәният йортлары һәм оешмалар арасында барган бәйгенең җиңүчеләре:
3 урын - Юныс Әминов "Язылмаган законнар" - Балтач урта мәктәбе (5000 сум)
2 урын - Данил Салихов "Коткарыгыз, каравыл" - Карадуган мәдәният йорты (6000 сум)
1 урын - Аманулла "Әлепле әртисләре" - Шеңшеңәр мәдәният йорты (7000 сум)
Гран-при - Туфан Миңнуллин "Диләфрүзгә дүрт кияү" - Сосна мәдәният йорты (8000 сум).

Гөлнара Гарипова,
Район мәдәният йорты методисты.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250