Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Дүртьюллыклар.

Райондашларыбыз иҗаты

Теләк
Шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр,
Теләмәгез, зинһар, кирәкми!
Җимешләре аның кара була,
Кара бәхет кемгә кирәкле?!
Шәүлә
Шәүлә төшә, булса әгәр,
Яктыртучы бер чара.
Кояш нуры, ай яктысы?..
Тик шәүлә барыбер кара.
Ялгызлык
Берни дә юк авыр явызлыктан, диләр.
Бар ул беләм, улдыр - ялгызлык.
Үзем генә калып карадым мин,
Аңлар өчен кайда ялгышлык.
Сүз - дошман
Дустың дошманга әйләнсә,
Бар дөньяң да сатылган.
Әйткән сүз - атылган ук шул,
Сүз белән бик сак кылан.
Хатын-кыз - ул...
Хатын-кыз ул - серле табышмак,
Хатын-кыз ул - яңа бер китап...
Җавап тапкач, укып чыккач - кызыксыз,
Хәйләкәр бул, сынатмассың, хатын-кыз!
Ир - ул
Ир ул - хатын-кызга бетмәс бәхет!
Ир ул - күккә чөяр олы тәхет!
Кайчакларда кадерсезгә калдыручы,
Кабергә дә иңдерүче, ир ул - ләхет.
Ник әйтмиләр?
Ир кешене ир иткән дә,
Чир иткән дә хатын диләр.
Ә хатынны гөл иткән дә,
Көл иткән дә ир димиләр. Ә ник икән?!
Дус
Серең саклый, сине сатмый,
Кайгыңны уртак итә.
Я булмаса, җир читендә
Беркөнне ташлап китә.
Эшче
Иртән бара, кичен кайта,
Кесәсен җилләр айкый.
Байга эшләп кем баеган,
Байлыгы бит бер айлык.
"Скидка"
Егет кызга әй ялына:
-Зинһар, димен, ташлама-
Мин бит ялгыштым гына, - ди-
Яса миңа ташлама!
Фото: http://sanasol.ws/wp-content/uploads/2012/10/62025214_0000000100.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250