Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Дуслык

Кеше һәрчак дуска мохтаҗ, Яшь буламы ул, картмы. Кияүдәме, өйләнгәнме - Дуслар кирәк һәрчакны.

Якын дустың булу бәхет,
Ул һәркемгә тәтеми.
Чын дуслары булган адәм
Һич ялгызлыкны белми.
Эч сереңне бушатырдай,
Аңлардай кеше табу,
Ай-һай авыр һөнәр бит ул
Ялгышырга ярамый.
Икейөзле төлкеләргә
Эләгүең ихтимал.
Аларның ярдәм ур(ы)нына
Аяк чалулары бар.
Дуслык вакыт белән генә
Сынала диләр картлар.
Һәр кешегә чын дуслыкка,
Тугрылыкка юллар бар.
Яхшылыкка яхшы булсаң,
Таш атканга аш атсаң,
Синең дусларың гел артыр,
Артык булмыйлар алар.
Авыр чакта терәк булсаң,
Байларга да кирәк булсаң,
Хәерчегә өмет бирсәң,
Хөкемнәрең гадел итсәң,
Менә шунда син аңларсың,
Дуслыкның тәмен тоярсың.
Һәркемгә дә дуслар кирәк
Күпне өмет итми торган.
Начармы, яхшы буламы,
Һәрчак кулын суза торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250