Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Дустым Сәйдәшкә

Энекәшем кебек якын кешем - Сәйдәш дустым минем яшәсен! Бары тик син генә шулай зурлап, «Дядя Федя» диеп дәшәсең. Мин дус күрдем синдә, егет булып Тора белгән өчен сүзеңдә. Шигырь яздым әле бүләк итеп, Котлыйм менә туган көнеңдә. Мактау түгел, чын дөресе шулай, Күкләр шаһит, әгәр алдасам. Көчле ихтыярлы синдәйләрне...

Энекәшем кебек якын кешем -
Сәйдәш дустым минем яшәсен!
Бары тик син генә шулай зурлап,
«Дядя Федя» диеп дәшәсең.

Мин дус күрдем синдә, егет булып
Тора белгән өчен сүзеңдә.
Шигырь яздым әле бүләк итеп,
Котлыйм менә туган көнеңдә.

Мактау түгел, чын дөресе шулай,
Күкләр шаһит, әгәр алдасам.
Көчле ихтыярлы синдәйләрне
Күп әйталмам, саный башласам.

Син тугры булдың Туган җиргә,
Яшәү көчен Нормаң бирдеме?!
Әти-әниеңә ярдәм итеп,
Балтач та бит сине үстерде!

Без көрәшле халык, шул сафларда
Син атлыйсың илгә дан җырлап.
Тарих бүген үзе башын ия
Батыр улларына, олылап.

Айсылу һәм Марат - нәсел җебе,
Алар сезгә Ходай бүләге.
Насыйп итеп, бәби туйларында
Бишек җыры көйләрсез әле.

Барлап тормыйм гомер юлларыңны,
Үтелмәгән, чөнки, яртысы.
Җылы учак яна гаиләңдә,
Ә үзеңдә - кояш яктысы.

Элияна ханым, Сезгә рәхмәт,
Ирнең рухы Сезнең җилкәдә.
Кимемәсен көче мәхәббәтнең
Алтын туегызга җитсә дә.

Фидаил Хәйруллин


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250