Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Дәвала!

Яралы җанымнан кан тама -

Күренми.
Мин көләм. -
Сизмәсен башкалар.
Син, бәлки сизәмсең,
Сак кына
Өрәсең шифалы сулышың.
Бер караш. Елмаю. -
Шул җитә. Онтырга
Әрнегән ярамны. -
Син үзең мәңгелек ярам ла! -
Дәвала яраңны!!!
***
Гомер йомгакларын сүтә-сүтә,
Үткәннәргә көн дә кайтып киләм.
Таныш йөзләр, таныш исемнәрдән
Син гел янәшәдә. Нигә икән?
***
Ничәнче кат юлга чыктым
Сиңа таба.
Уйлар җитез, үтеп мине
Алга чаба.
Алар инде күптән синең каршыдадыр -
Таныйсыңмы?
Бу - мин, яшьлегемдә
Синең хисне танымаган. -
Бүген үзе сиңа килгән...
Гаҗәп, име?
***
Белгән булсам...
Белгән булсам... Күңелеңнең
Гөлләр тулы икәнен.
Йөрәгеңдә башкаларга
Җитәрлек наз икәнен.
Белгән булсам... Синең шулай
Бик тә гади икәнең.
Гомерең буе хисләреңә
Шулай тугры икәнең.
Белгән булсам... Йөрәгеңдә
Мәңге " эз" калдыруым,
"Белгән булсам", дип үкенеп,
Йөрәкне яндыруың... -
Белгән булсам... Белгән булсам...
Фото: http://apple39.ru/newsz/programmy/102014-russkaya-poeziya-v14-iphoneipod-touch.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250