Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эх, сагынам шул чакларны

Үтмә әле яшь чакларым, Үтмә син бик ашыгып. Кайчан гына сабый идем Тоткан чак-чак кашыгым. Бар иде бит яшь чакларым - Туймаган уйнап, чабып. Елап кайткан чаклар булды, Өйгә кычыткан чагып. Юата идең әбкәем Битләрдән үбә-үбә. Көлчә белән чәй эчертеп, Утыртып мине түргә. Усал булса да үлемнән Кычыткан алып калды....

Үтмә әле яшь чакларым,
Үтмә син бик ашыгып.
Кайчан гына сабый идем
Тоткан чак-чак кашыгым.

Бар иде бит яшь чакларым -
Туймаган уйнап, чабып.
Елап кайткан чаклар булды,
Өйгә кычыткан чагып.

Юата идең әбкәем
Битләрдән үбә-үбә.
Көлчә белән чәй эчертеп,
Утыртып мине түргә.

Усал булса да үлемнән
Кычыткан алып калды.
Авыр михнәтле елларны
Әбкәм исенә алды.

Әрәм итмә күз яшеңне,
Елама, балам, шулай.
Кайгы-хәсрәтнең олысын
Бирмәсен берүк Ходай.

Эх, сагынам шул чакларны
Әбкәем мин өзелеп.
Үтте сабый, яшь чакларым
Киек каздай тезелеп.

Сугыш чоры сынауларын
Үткәнсең, әбкәм, яшьли.
Ач -ялангач чакларда да
Сыктамый елап, дәшми.

Бер телем ипекәйне дә
Син сигезгә бүлгәнсең.
Әбкәм җаным, михнәтләргә
Сабыр гына түзгәнсең.

Ирең ут эчендә йөргән,
Өзелгәндер үзәгең.
Исән кайтуларын сорап,
Яшькә баткан күзләрең.

Ач-ялангач балаларың,
Әрнегәндер бәгырең.
Күп михнәтләр күргәнгә син,
Белдең дөнья кадерен.

Каз бәбкәсен саклый идек
Чирәмдә икәү ел да.
Үтте гомер ул- кыз көтеп,
Күз текәп кайтыр юлга.

Оныклар да сыйды синең,
Әбкәм, назлы кочакка.
Рәхмәт әйтеп барсы өчен
Алсаң иде кочаклап.

Соңардым шул мин үскәнне
Ала алмадың көтеп.
Гомеркәйләр нигә шулай
Китәсез сез тиз үтеп?

Кайгылар җибәрсә язмыш
Сынарга теләп мине.
Әбкәм килә күз алдыма
Хәсрәтләр кичкән меңне.

Нинди авыр елларда да
Рухын ул өзмәгән.
Юктыр хәсрәт әдәм башы
Кайгыларга түзмәгән.

Флера Габдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250