Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ел да шаулап чәчәк атсыннар.

Кинәт вафат булган дустыбыз Хәлиулла Газизов истәлегенә багышлап

Ышанасы килми. Кеше кинәт
Юкка чыга китеп дөньядан.
Эше кала яхшы кешеләрнең
Якты маяк булып дөньяга.
Яхшылыгың белән гел истә син,
Онытылмый изге гамәлең.
Оҗмах ишекләре ачык булыр
Синең кебек асыл бәндәнең.
Утыр әле әйдә, ял ит диеп,
Бусагадан атлап керүең.
Якты йөзең, керсез күңелең белән
Хәлгә кереп, киңәш бирүең.
Бүгенгедәй күз алдымда тора:
Юбилеең иде, шат идең.
Хөрмәтләре өчен рәхмәт әйтеп,
Табын түрләрендә утырдың.
Күндәм булдың, каршы сүз әйтмәдең,
Кушканнарны төгәл үтәдең.
Соңгы көнгә кадәр сер бирмичә,
Гомереңне эшләп үткәрдең.
Моңсуланган кебек тракторың,
Якын «дустың», эшчән юлдашың.
Әйтерсең лә, ул да сагына кебек
Үзең эшкә йөрткән кулдашын.
Юксынулар синең рухыңа
Дога булып барып җитсеннәр.
Кабереңә без утыркан гөлләр
Ел да шаулап чәчәк атсыннар.
Фото: http://psoranet.livejournal.com/80332.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250