Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының Балтач зонасы җиңүчеләре билгеле. Кемнәр алар? (+фоторепортаж)

Җиңүчеләр арасында үзебезнекеләрне күрү, әлбәттә, куанычлы.

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының Балтачта узган зона туры тәмам. Бүгенге көн мәдәният тарихына тагын бер матур чара булып кереп калды. Мәртәбәле жюри һәр чыгышны җылы кабул итеп, лаеклы бәя бирде. Зур сәхнәгә чыккан гап-гади хезмәт кешеләре югалып калган мәлдә аларны көчле алкышларга күмде, ихлас теләкләрен ирештерде.

Чыгышлар һәрберсе олы мактауга лаек иде. Әмма ничек кенә булмасын конкурс булгач, аның җиңүчеләре булмый калмый. Конкурсантларны тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән Гүзәлия Минкина: "Бүген чарада катнашкан һәркем 5 март көнне Казанда узачак чарада катнашачак", дип белдерде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин да һәрбер конкурсантка олы рәхмәт хисләрен әйтте.

Җиңүчеләр арасында үзебезнекеләрне күрү, әлбәттә, куанычлы. “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә Фирая Зыятдинова, “Ир-егет – лидер”да Рашит Ильясов, “Хатын-кыз – ел үрнәге”ндә Гөлсем Миннебаева җиңүче дип табылды. Һәм алар Казанда узачак бәйгегә чакыру алды.

Катнашучы һәр конкурсантка дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы"