Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Элвин Грей ике ел элек өйләнгән булып чыкты

Бу хакта Уфа моделе Диана Хәкимҗанова хәбәр итә.

Ул Инстаграм битендә Элвин Грей белән төшкән фотосын урнаштырган. Анда ул җырчының битеннән үбеп төшкән. Комментарийларда аларга матур пар дип котлап язганнар."Иң яхшы көн иң яхшы Элвин белән. Сүзләр артык", - дип язган Диана.

"Сез иң яхшы пар", "хәтта чәч төсләрегез охшаш", "матур пар, күптән бергәме?" - дип сораганнар.

"Рәхмәт, 2017 елдан бирле бергә", - дип җавап биргән Диана Хәкимҗанова.

Диана элегрәк тә Элвин Грейга багышлап пост куйган булган. "Ә мин шундый бәхетле. Ә 21 көннән соң мин тагын да бәхетлерәк булачакмын, чөнки Элвинның "хатыны" булуга ике ел тулачак! Кайда гына булсам, нәрсә генә эшләсәм дә, ул һәрвакыт минем янымда.

Юлъякшин, минем шатлыгымны сүзләр белән аңлату аз, ул шатлык һәрдаим яши", - дигән Диана.

Элвин Грей аңа рәсми битеннән күзен кыса торган смайл куйган, дип яза Кызыл таң.

Фото: elvingreyofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Элвин Грей