Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Элвин Грей Казанда ресторан ачарга планлаштыра

Артист сүзләренә караганда, кунаклар ресторанда милли ризыктан авыз итә алачак.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Элвин Грей тәхәлләүсе белән танылган җырчы Радик Юльякшин Казанда һәм Уфада үз лейблы белән рестораннар ачарга ниятли. Бу хакта ул Уфа шәһәрендә "МК" сайтына  сөйләгән.

Артист сүзләренчә, кунаклар ресторанда милли ризыктан авыз итә алачак.

«Көз җиткәч, Уфада һәм Казанда үз рестораннарыбыз ачылачак. Параллель рәвештә без брендлы кием-салым һәм тыңлаучылар өчен башка продукция чыгарабыз, – дип хәбәр итә җырчы. – Без үзебезне тыңлаучыларны, караучыларны өйрәнәбез, аларга җайлашабыз һәм кешеләргә кирәкле продукция эшләргә тырышабыз».

Җырчы ресторанда «гастрольләр белән килүче» артистлар өчен фан-очрашулар уздырырга планлаштыруы турында сөйләде.

 

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Элвин Грей