Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Elvin Grey Мәскәүгә күчә

“Берничә көннән миңа 30 яшь тула. 30 яшьтә күп нәрсә турында уйлана башлыйсың. Шул уңайдан эшләнгән эшкә нәтиҗә чыгарырга һәм алдагы планнар турында сөйләшергә дә вакыт”, – дип язган инстаграмында Радик Юльякшин 30 яшьлек юбилей концертлары алдыннан.

“Милли сәхнәдә 14 ел иҗат итү – аз вакыт түгел. Бу вакыт аралыгында күп нәрсә эшләнде. «Элвин Грей» рәсми лейблына нигез салынды, ул Казанда эшчәнлек алып барачак һәм яңа татар артистларына зур милли сәхнәгә юл күрсәтәчәк. Татар һәм башкорт эстрадасы кысаларында планлаштырылган эшләрнең барысы да чынга ашырылды. Әмма, милли мәдәният өчен барысы да эшләнеп бетмәгән әле. Шулай да, бу өлкәдә башкарылган эшләргә бәяне мин бирмим. Үз чиратымда әйтә алам: милли сәнгать өлкәсендә эшчәнлек дәвам итәчәк. Балалар туган телләрендә җырлыйлар, безнең милли телләребез федераль радиодулкыннарда яңгырый. Быелдан башлап лейбл сыйфатлы милли музыка булдыра башлады һәм сәхнәгә талантлы милли артистларны чыгарды.

2020 елда Мәскәүгә күченергә ниятлим, биредә яңача стильдә иҗат итәчәкмен. Ныклап продюсерлык һәм россиякүләм шәхси контентым белән шөгыльләнәчәкмен. Ике республика буйлап 2014 елда башланган гастрольләрем 5 елга сузылыр, дип уйламаган идем. Юк, мин сәхнәдән китмим. Концертлар булачак, ләкин башкачарак форматта һәм масштабта. Бу хакта тулырак алга таба сөйләрмен. Ә хәзергә мин сезне үземнең ике республикабызның башкалаларында узачак юбилей концертларымда көтеп калам.

P.S.: 2019 елда Уфада һәм Казанда булачак юбилей концертларыннан кала бүтән концертлар каралмаган”, – дип яза артист.

Татар музыкасына керткән өлешенә без дә бәя бирик, дуслар. Аз түгел, шулай бит. Мәскәүгә китеп, башкача юнәлештә иҗат итә башласа да, без аны яратудын һәм аның иҗатын күзәтүдән туктамабыз.

http://yalkyn.com/belmi-kalma/36019/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев