Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Elvin’га Кукмарага керергә ярамый, ул бу хәлнең нигезендә коррупция ятуын әйтә

Elvin Grey белән Кукмара район мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафин арасында килеп чыккан низаг бөтен интернетны шаулатканын беләбез.

Алай да искә төшереп үтик. 15-17 ноябрь көннәрендә Радик Юльякшин Кукмарада өч көн концерт биргән иде. Концерт төркеме мәдәният йортын арендалаган өчен билгеле бер суммада акча түләргә тиеш була. Тик концерттан соң җитәкче, төркемнең кайбер гамәлләренә ризасызлык белдереп, өстәмә рәвештә 10 мең сум акча ала. Бу акчаны Алмаз Мостафин (Кукмара мәдәният йорты директоры) үзеннән гафу үтенгәч кенә кире кайтарачагын әйтә. Әмма Юльякшин «кешеләре» бу арада кул кушырып утырмый. Җитәкчене «самоуправство»да гаепләп, прокуратурага шикаять язалар…

Хәзер Elvin бу күңелсез хәл буенча тиешле нәтиҗәләр чыгара. Моның турында ул Инстаграмда үзенең аккаунтында яза.

1. Мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафин гаепле дип танылып, хөкем ителде.
2. Ләкин Кукмара районы администрация башлыгы ярдәме белән ул әле дә «озак чирләгәннән соң» үзенең урынында эшли.
3. Алмаз Мостафин мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләрне һаман бимазалый. Менә шушы көннәрдә генә эшчеләрнең берсенә гариза язарга тәкъдим иттем.
4. Миңа Кукмара районы администрация башлыгы карары буенча районга керергә ярамый, 2016 елда мәдәният йорты бюджетының 30% Elvin Grey проекты алып килсә дә.
5. Димәк, нәтиҗә үзеннән-үзе ясала. Бу субъектта коррупция булуы ихтимал. (Балык башыннан чери). Сез дә нәтиҗәләрегезне ясагыз», дип яза.
tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250