Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эльвира Хәйруллина, Сәгыйть Гыйбашев, Виталий Агапов, Эльвира Розалиларныӊ сәхнәдә сирәк күренү серләре

Бик зур эшкә алындык әле. Бүген халык күзеннән соңгы арада югалып торган, замана шаукымы белән күләгәдә калган артистларны барларбыз.

Зур дип башыннан ук кисәтеп куям, чөнки тегендә-монда сибелгән артистларны эзләү җиңел булмады. Әле дә кайсы берсен эзләп таба алмадык. Мәсәлән, Энҗенең телефон номеры да билгесез хәтта ки. Ярый, хуш, кемнәр ниләр белән шөгыльләнә икән?
Эльвира Хәйруллинаның «Яңа Гасыр»га үпкәсе бар.
- Эльвира ханым, хәлләрегез ничек? Ниләр майтарып ятасыз?
- Хәлләрем яхшы. Филармониядә эшләп йөрим. 1995 елдан бирле шунда хезмәт куям.
- Соңгы арада сәхнәдә күренмисез?
- Кая чакырсалар, шунда барам.
- «Сольный» концертлар куярга уйламыйсызмы?
- Әлегә көтелми.
- Альбом чыгару өстендә эшләмисезме?
- Альбом чыгару модада түгел бит хәзер.
- Концертларда да күренмисез.
- Нигә моны миңа әйтәсез? «Яңа Гасыр» җитәкчелегеннән сорарга кирәк. Чакырмыйлар бит. «Яңа ел» кичәсенә чакырмадылар, башка проектларга да дәшмиләр. «Бармыйм» дигәнем юк. Яңа җырларым да бар, һаман яздырып торам. Әмма «Мине төшерегез», «мине күрегез» дип әрсезләнеп йөрергә яратмыйм.
Сәгыйть Гыйбашев «сольный» концертка әзерләнә.
- Кайда югалдыгыз, дисезме? Югалмадым да кебек. Менә Ләйсән Гыймаева концертында катнаштым. Тамашачы сагынган, җырларымны таныйлар. Алга таба да Ләйсән белән эшләргә исәп. Чаллыга, Мамадышка җыенабыз. Үземнең «сольный» концертымны да куясы килә.
Февральдә районнарда йөрергә, мартта, озын тәнәфестән соң, Казан тамашачысы алдында имтихан тотарга уйлап торам. Музыка белән шөгыльләнәм. Шушы арада дүрт яңа җыр яздырдым. Кайда эшлисез дип. Кайда акча - шунда мин (көлешәбез). Узган ел «Татарча солянка», «Ретро-концерт» кебек концертларда катнаштым.
Гаиләгә килгәндә, барысы да тыныч. Тормыш иптәшем Фәридә институтта укыта, олы улым Алгиз Биектауда хирург-стоматолог булып эшли. Кечесе Айнур Казан юридик институтының өченче курсында белем ала.
Виталий Агапов юбилейга әзерләнә.
- Сәхнәдән югалмадым мин. Ә менә телевидение­дән күренмимдер, бәлки. Күптән түгел «Хөршидә-Мөршидә кунак җыя» концертында катнаштым. Аны ТНВ 1 гыйнвар көнне күрсәтәчәк. «Уфа - Казан юллары» концерт тамашасы белән Башкортстаннан кайтып төштек. «Моңлы Чаллы» дигән җыр театрым бар. Бик талантлы яшьләр белән эшлим. Киләсе елга 55 яшь тула, юбилей концерты белән Башкортстан, Татарстан киңлекләрен иңләргә исәп.
Эльвира Розали: «Мине санга сукмыйлар».
- Балалар өчен Яңа ел мюзикллары әзерлим. Татар музыкасында мине бәяләмиләр. Мин башка түбәнсенмәячәкмен.
Гөлнара Исмаева: «Яңа сулыш белән иҗат итәм».
- Мин югалмадым. Нью-Йоркта яшим, шәхси студиямдә эшлим. Америка, Канадада концертлар белән йөрим. Мин монда бик бәхетле. Иҗат белән рәхәтләнеп шөгыльләнә алам, берәү дә комачауламый, тәгәрмәчкә таяк тыкмый. Тере гитара тавышына «Романсы» дигән проект башлап җибәрдем. 2011 елда «Арабызда - океан» исемле альбом чыгардым. Америка музыкантлары минем белән очрашканчыга кадәр татарлар турында ишеткәннәре дә булмаган. Татарча да, инглизчә дә җырлыйм. Бездә сәгать иртәнге алты. Төне буе чираттагы концерт өчен музыка яздырдык менә.
Эльнара Нурмөхәммәтова бәби үстерә
- Мин хәзер артист түгел бит. Ничек дип әйтим? Тормыш позициямне алыштырдым. 2010 елда намазга ­бастым. Сәхнәдән китүемнең дә төп сәбәбе шул. Дәүләт хезмәтендә хисапчы булып эшләдем. Узган ел кияүгә чыккан идем. 27 ноябрь көнне кызыбыз туды. Наилә дип исем куштык. Сәхнәне сагынмыйм, ю-юк. Минемчә, хатын-кызның урыны сәхнәдә түгел, гаиләдә, ире, балалары янында булырга тиеш.
Чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250