Эльвира Ситдыйкова “Нечкәбил-2017”нең җиңүчесе булсын дисәң ... (фото)
"Нечкәбил-2017" конкурсында Сосна авылыннан Эльвира Ситдыйкова да катнаша.
- Якыннарымның киңәшен тотып, быел, ниһаять, конкурста катнашырга булдым. Без бит сәнгатькә гашыйк гаилә. Ике әтиебез тальянда уйный, улым белән кызым җырлый, ирем белән без спектакльләрдә бик теләп катнашабыз, әниләребез биергә яраталар, - ди Эльвира зур горурлык хисләре белән.
Конкурсның "Рәхмәт, Әни!"дигән өлешендә Эльвирабыз гаиләсе белән "Зравушка" тернәкләндерү үзәгендә үткән "Матурлык һәм шатлык көне" бәйрәмендә чыгыш ясады. Балтачлылар чыгышын тамашачы җылы кабул итте. Бүгенге көндә исә "Әтием турында" дип исемләнгән фотолар конкурсына тавыш бирү бара.
Эльвира зур горурлык хисләре белән "Минем әти әле дә сакта", ди. Шушы гади генә сүзләр Илдус абыйның гаиләсе өчен никадәр кадерле, якын булуы турында сөйли.
Хөрмәтле райондашларыбыз! Әйдәгез, Эльвира өчен без дә тавыш бирик - https://vk.com/album-38301179_246132341. Балтачыбызның уңган-булган гүзәл затлары турында республикада да белсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев