Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эльвира Таузарга кайтачак

Таузарда “Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үтәчәк.

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы райондашыбыз – Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышлап туган авылы Таузарда 18 май көнне “Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үтә.

"Бәйгенең максаты – сәнгатьле сөйләмгә өйрәнүгә омтылыш булдыру, нәфис сүз осталарын барлау һәм аларга иҗади үсеш өчен шартлар тудыру, аларның иҗади потенциалын үстерү, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен пропагандалау, райондашыбыз Эльвира Ибраһимова белән горурлану хисе тәрбияләү", ди бәйгене оештыручылар.

Эльвира Ибраһимованың иҗатын хөрмәт итүчеләрнең һәрберсен шигырь бәйрәмендә көтеп калабыз. Таузар Иленең талантлы кызы белән  шигырь аша булса да очрашып, күңелләребезгә рухи азык алыйк, аңа әйтелми калган иң кадерле сүзләребезне ирештерик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев