Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эльвираны кабат искә алачаклар

Эльвира кыска гына гомерендә халкы күңелендә җуелмас эз калдырды

Таузарда “Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үтәчәк.

“Татарстан”, “Болгар”, Актаныш радиосы дикторы, Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы, “Азан” һәм “Иман” радиолары аша ислам кыйммәтләрен халыкка таратучы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы райондашыбыз – Таузар авылы кызы Эльвира Ибраһимовның якты истәлегенә багышлап туган авылы Таузарда “Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән шигырь бәйгесе оештырыла.

Бәйгенең максаты – сәнгатьле сөйләмгә өйрәнүгә омтылыш булдыру, нәфис сүз осталарын барлау һәм аларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыру, аларның иҗади потенциалын үстерү, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен пропагандалау һәм Таузар авылында туып, кыска гына гомерендә халкы күңелендә җуелмас эз калдырып киткән Эльвира Ибраһимова белән горурлану хисен тәрбияләү.

“Җаным һаман сезнең янда яши” нәфис сүз бәйгесендә теләгән һәр кеше катнаша ала. Конкурс түбәндәге яшь категорияләренә бүленеп карала:

– Мәктәпкәчә яшьтәге балалар;
– 1- 4 сыйныф укучылары;
– 5- 8 сыйныф укучылары;
– Укытучылар, тәрбиячеләр, төрле һөнәр ияләре.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1. Эльвира Ибраһимова репертуарыннан булган әсәрне сөйләү (Эльвира Ибраһимова шигырьләрен https://vk.com/elvira_ibragimova_gr адресы аша таба аласыз);

2. Татар телендә әниләргә, туган якка багышланган тезмә әсәрләрне башкару ( чыгыш вакыты 2-3 минут).

Конкурс эшләрен, ягъни видеоязманы 15 декабрьгә кадәр, гариза формасы белән бергә, электрон форматта salrim@yandex.ru адресына юлларга кирәк.

Белешмәләр өчен телефоннар: 2-34-36, 89196378006 (Низамиева Римма Наиловна).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь конкурсы