Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эмиль Талипов хатыны белән гадәти булмаган танышу тарихын сөйләде

Артистлар социаль челтәрләрдә утыргач, аларның яңалыкларын белеп-күреп торабыз. Тик менә Эмиль Талипов, башкалардан аермалы буларак, бер социаль челтәрдә дә теркәлмәгән... Һәм ул безнең өчен бик серле булып кала.

 Узган елны аның өйләнгәнен беләбез. Хатыны белән ничек танышты икән? Ничек яшиләр? Бәби көтмиләрме?

–  Социаль челтәрләрдә утырмасам да, яшерер серләрем юк. Интернет бәйсезлеге мине куркыта, шуңа мин анда юктыр.

Хатыным белән танышу бик минем өчен бик кызык һәм сәер булды.

30 яшь тулгач, бөтен кешенең дә мине башлы-күзле итәсе, өйләндерәсе килә башлады. Булачак хатыным белән уртак танышыбыз, коллегам Динә Закирова да шулар исәбендә. Беркөнне ул миңа бер кыз фотосын җибәрде. Янәсе, ошаса, телефонын бирәм, таныш әйдә дигән формада. Мин инде шундук кашы чыктым: «Юк, алай килешми. Кеше аркылы танышмыйм, миңа күзгә-күз күреп танышу кирәк.

Əмма мин бу кызның исеме Илсөяр икәнен хәтердә калдырдым, буй-сынын ошаттым.

2-3 ай вакыт узгандыр. Тукай һәйкәле янында светофорда торам. Бер кыз үтеп китеп бара. Ул да, мин дә кара күзлектән. Таныдым бу кызны, әмма кайда күргәнемне хәтергә төшерә алмыйм. «Илсөяр!» – дип кычкырдым да, башымны башка якка бордым. Беләсезме, гомердә алай иткәнем юк иде. «Əү!» – дигән тавыш ишетледе.

Сөйләшеп киттек.

Светофорның яшел уты янды һәм без бер юлдан җитәкләшеп киттек.

Язмыш булса, әнә ничек! Очраштырам, кавыштырам дисә, барыбер үзенекен эшли. Аллага шөкер.

Илсөяр артист түгел, табиб. Шифаханәдә эшли. Бүгенге көндә матур итеп яшәп ятабыз. Планнар, әлбәттә, зурдан: бала хакында хыялланабыз. Əмма кайчан насыйп итәсен белмибез, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эмиль Талипов