Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«ЭРА» тулы составта тагын сәхнәгә кайтты (+фото)

 Моннан 10 ел элек мәктәпләргә ФГОС үтеп керү белән  бию белән шөгыльнәнергә мөмкинлек туды. Балтач мәктәбендә дә бию түгәрәге эшли башлады. Районыбызның данлыклы хореографы Эрик Васинкин тәүге тапкыр белем иленә аяк баскан малайлар һәм кызларны бию серләренә төшендерә башлады. Шушы балалар сәнгать мәктәбендә укуларын дәвам иттеләр. Инде ул еллардан күпме вакыт үткән. Егет-кызлар сәнгать мәктәбен уңышлы тәмамлап, кайсыберләре укуларын шушы юнәлештә сәнгать училищеларында дәвам итә.

Әйтергә кирәк, “ВЭГА”  студиясенең “ЭРА” бию төркеменең  30га якын баласы безнең күзалдында үсте. Аларның “Чабата”, “Сабантуй”, “Ак калфак” һәм күп сандагы милли биюләрен кем генә хәтерләми икән? Җиңү көнендә ничә ел рәткә 40 бала катнашындагы  “Зарница” биюе белән сәхнәләрне дер селкеттеләр. Коллектив муниципаль, республика конкурсларында җиңү арты җиңү яулады. Аларның профессиональлеге, кабатланмас стиле hәм күз явын алырлык сәхнә костюмнары бию төркемен һәрваккыт башкалардан өстен итте.

Шушы көннәрдә «ЭРА» тулы составта тагын сәхнәгә кайтты. Малмыж шәһәрендә узган “Созвездие” фестивалендә Эрик Васинкинның укучылары сәхнәне нурга күмде. 25 кешедән торган бию коллективы тамашачыны татар һәм мари биюләре белән сокландырды.

– Фестивальгә чакыру алу белән мәктәбебезнең, районыбызның йөзек кашы булган “ЭРА” бию коллективын алып барасыбыз килде. Әмма коллективның күп укучылары бүген белемнәрен урта һөнәри уку йортларында дәвам итәләр. Шалтырату белән һәммәсе кайтырга теләк белдерде.  Бу бәйгегә бару күңелле дә, моңсу да очрашу булды.  Коллективның тагын бергә зур сәхнәне яулавын күрү өчен ихластан шатлансак, алда торган аерылышуны уйлап моңсуландык. Безне хөрмәт итеп, бер әйтүдә кайткан студентларга, бүген мәктәбебездә укуларын дәвам итүче укучыларга  олы рәхмәтләремне ирештерәм, – ди егет-кызларның икенче әниләре булган Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова

Эрик Геннадьевич бу көнне репетициясез диярлек сәхнәгә чыгып зур уңышка ирешкән, бер-берсен күз карашыннан аңлаган, бердәм һәм тату коллектив өчен ихластан куанды. Мөгаллим өчен моннан зур уңыш, мөгаен, була да алмый торгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев