Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Эремчек” командасы ярымфиналга үтте

12 команда арасыннан 8е ярымфиналга узды.

"Әйдә шаяРТ" татар КВН лигасының җәйге музыкаль фестивалендә Гран-Прига лаек булган Кунырның "Эремчек" командасы 25 сентябрь көнне Казанның Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында чыгыш ясадылар.

Ярымфиналда командалар 2 этапта көч сынашты. Беренче этапта сәламләү һәм өйгә эш итеп бирелгән район турында видеороликны тәкъдим итү булды. Икенче этапта – разминка. Командалар танылган артистларыбызның инстаграм битләреннән алынган фотосурәтләргә кызык аңлатма (комментарий) бирергә тиешләр иде.

Командабыз чирек финалның иң якты һәм иҗади командаларның берсе буларак танылды. Бу сынауны да Балтач “Эремчеге” җиңеп чыкты. 12 команда арасыннан 8е ярымфиналга узды.

Уен-көлкене яратучы җанатарларыбыз командаларның чыгышларын якшәмбе көннәрендә сәгать 16:00 дә Яңа Гасыр (ТНВ) каналында карый ала.

8 ноябрь - Халыкара КВН көнендә кабаттан Казанның Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында ярымфиналда КВНщикларыбыз тамашачыларны үзләренең кызыклы мәзәкләре, көчле чыгышлары белән сөендерәчәк. Әйдәгез, районыбыз командасы өчен Казанда бергәләп җан атыйк, аларга алкышларыбыз белән көч, дәрт биреп торыйк! Балтач “Эремчеге” алдагы этапта да “сыйфатын, тәмен” югалтмасын иде. Шаян бишлегебезне Финалда күрербез дип өметләнеп калабыз!

“Эремчек”, сынатма! Уңышлар сезгә!

baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: квн