Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эшебез дәвамлы булса гына...

Район башлыгы Рамил Нотфуллинның күптән түгел районда үткән «Туган телләрне саклау һәм үстерүдә милли мәгариф, мәдәният һәм социаль өлкәләрдәге эшчәнлек турында»гы зона семинарындагы чыгышы (кыскартып бирелә).

Бу көннәрдә районыбызда халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйлар башлана. Татарлар гына түгел, бу бәйрәмне башка милләт халыклары да ел да сагынып көтеп ала. Милләтләр дуслыгына иң зур дәлил бу. Бүгенге көндә районыбызда 33 меңгә якын кеше, уннан артык милләт вәкиле яши. Районда халыкның 85 процентка якыны – татар, 12 процентка якыны – удмурт. Бердәнбер мари авылы бар. Элек-электән килгән дөрес тәрбия нәтиҗәсендә, төрле милләт вәкилләре тату гомер кичерә. Удмурт, марилар да татарчаны яхшы белә.

Узган ел республикабызда «Туган телләр һәм халык-лар бердәмлеге елы» дип игълан ителде. Туган телне саклау һәм үстерү һәрвакыт мөһим мәсьәлә булып торды һәм тора, чөнки телнең яшәеше һәм үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Шуңа да районыбыз мәктәпләрендә, балалар бакчаларында милли белем һәм тәрбия бирүне тиешле югарылыкка күтәрү максат итеп куела.

Районыбызда 3820 укучы балага 29 мәктәптә татар, 8 мәктәптә рус телендә белем һәм туган телләрендә тәрбия бирелә. 2 мәктәптә – мари, 7 мәктәптә удмурт телләре туган тел буларак укытыла. Балтач гимназиясе татар милли мәгариф үзәге буларак эшли башлады.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының дәвамы буларак, быел илебез күләмендә Мәдәни мирас елы игълан ителде. Киләчәккә ниятләгән эшләребез байтак. Һәр башкарган эшебездә, уздырылган чараларда халкыбызның милли кыйммәтләрен, мәдәни мирасыбызны саклап, алга куелган бурычны тиешле дәрәҗәдә үтәрбез дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев