Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эзләп тапкан бәхетем

Ходай миңа гомер бүләк иткән Иман байлыгым да Ходайдан. Рәхмәтлемен сау-сәламәт итеп, Яратканы өчен җиһанга.

Сынауларым, әрнү-сагышларым,
Сагышларым минем язмыштан.
Сыналарны үтми чаралар юк -
Язмышлардан юктыр узмышлар.
Сыгылмаска язмыш җилләреннән
Сабырлыклар алдым тормыштан.
Җырга салдым әрнү-сагышларым,
Ә моңнарым минем тормыштан.
Ә бәхетем...
Бәхетне мин үзем эзләп таптым.
Эзли-эзли һәрбер бөртеген.
Эзләп тапкан бәхет бик кадерле -
Килгәнгәдер шулай көттереп.
Табалмадым
Әкрен генә су буена төштем
Авылыма кайткан бер кичтә.
Яшьлек эзләремне күрермен, дип
Битем юыйм диеп, инештә.
Су буйларын танымыйча тордым,
Кая киткән таныш сукмаклар.
Инеш буен әрәмәлек баскан
Чишмә яны куе кычыткан.
Инешемнең суы кимеп беткән
Анда-монда ауган куаклар.
Чишмәләрем инде чылтырамый,
Әвеш-тәвеш килгән улаклар.
Авыр тойгы басты күңелемне,
Ирексездән тамды яшьләрем.
Табалмадым таныш сукмакларны
Югалганнар яшьлек эзләрем...
Фото: http://i.hizliresim.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250