Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Факел” бәхетле гаиләләрне кунакка дәшкән (фото)

«Факел» клубында Гашыйклар көне уңаеннан, «Барысы да мәхәббәтән башлана» дип исемләнгән гаилә ярышы үтте.

Чарада Газизуллиннар, Шәмсетдиновлар, Гайнетдиновлар катнашты. Гаиләләр төрле бәйгеләрдә үз көчләрен сынады: балалар катнашында алдан әзерләнгән видеороликлар карадылар, гаилә традицияләре белән уртаклаштылар, мисаллар чиштеләр, җырладылар һәм биеделәр. Бәхетле балалар, горур әтиләр, сөйкемле әниләр бәйрәм генә ясап калмады, алар гаиләдәге дуслык һәм бердәмлек турында чын дәрес күрсәтте. Чарадан һәркем канәгать калды.

Икенче көнне үк редакциябезгә Илһамия Газизуллина шалтыратты.
- Оештыручыларга ихластан рәхмәт. Чын күңелдән ял итеп кайттык, "Факел" егет-кызларына киләчәктә зур уңышлар телибез, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250