Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Факел»да тынычлыкка дан җырладылар (+фото)

Бер генә катнашучы да бүләксез калмады – аларның һәркайсы сертификатлар алды.

“Тынычлык” төшенчәсенең шушы көннәрдә кыйммәте тагын да арта төште. Соңгы вакытта ишетелгән яңалыклардан соң һәркем зәңгәр күкләрнең, кайгы-хәсрәтсез көннәрнең, тыныч төннәрнең кадерен күбрәк аңлый башлады. Нәрсә генә дисәң дә, бернинди төшенчәне дә тынычлыкка алыштырып булмый. Кайсы гына телдә дә аның мәгънәсе бер үк. Тынычлык булмаса, ашаган ризыңның тәме, кигән киемеңнең матурлыгы, эшләгән эшеңнең яме югала. Алай гына да түгел, кул бөтенләй эшкә ятмый.
Ел саен 21 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара тынычлык көне миллионлаган кешене тынычлык турында уйланырга, тынычлык хакына ни дә булса эшләргә тырышырга мәҗбүр итә. Шул сәбәпле “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы традицион рәвештә, Халыкара тынычлык көненә багышлап “Салют” бәйгесен уздыра. Әлеге чараның 6 еллык тарихы бар, быел ул 7 нче тапкыр уздырылды. 23 сентябрь көнне узган концертыбыз ниндидер күңел ачу максатларыннан чыгып үткәрелмәде. Халыкның йөрәгенә шом салучы хәбәрләрдән барлыкка килгән күңел халәтенә күпмедер күләмдә тынычландыру сүзләре өстисебез, соры болытларны берничә сәгатькә генә булса да куып таратасыбыз килде.
Быелгы “Салют” бәйгесенә ныклап әзерләндек. Әзерлек вакытында безгә волонтерлар ярдәм итте: сәхнәнең бизәлешен эшләүдә, төрле материаллар табуда, аппаратураны көйләүдә булышулары өчен “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре исеменнән аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба да хезмәттәшлекне шушы тәртиптә дәвам итәрбез дигән теләктә калабыз. Алар быелгы концертыбызны оештыруда да безгә ярдәм итте.
Моннан кала бәйгенең финалына әзерләнүдә хезмәткәрләр дә зур көч куйды. Иң беренчеләрдән, клубның территориясе тәртипкә китерелде, кунаклар кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткереледе, чистартылды, юылды. Катнашучылар белән элемтәгә кереп, аларның теләк һәм ниятләрен искә алып сцарий төзелде. Сәхнәнең дизайны турында фикерләшеп-киңәшләшкәннән соң, уртак бер нәтиҗәгә килеп, матур гына эш башкарылды.
Бәйгедә 11 яшьтән 18 яшькә кадәр булган балалар һәм яшүсмерләр катнашты. Алар әзерләп килгән концерт номерлары 4 номинациядә бәяләнде: вокал, хореография, нәфис сүз, уен коралы. Концерт 23 номердан торды. Бер генә катнашучы да бүләксез калмады – аларның һәркайсы сертификатлар алды.
Күкләребез аяз, көннәребез тынычлыкта үтсен иде – иң изге теләк шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев