Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Факел”ның “Нәүрүз”е күңелләрне ял иттерде (+фоторепортаж)

25 март көнне “Факел” яшүсмерләр клубы Каенлыктагы шугалакта “Нәүрүз” бәйрәме үткәрде. Бәйрәм клубка түгәрәккә йөрүче балаларның матур һәм кызыклы чыгышлары белән башланып китте.

Чарага килүчеләр төрле уен, конкурсларда катнашып, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачтылар. Балалар һәм алаларның әти-әниләре үзләрен төрле сынаулар аша җитез булуларын расладылар, күңелле стартларда, пневматик винтовкадан атуда, канат тартуда, чаңгыда йөрүдә, итек атуда һәм башка уеннарда теләгән һәркем көч сынашты. Бәйрәм барышында кунаклар кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйлана алды.

Язлар һәрбер йортка бәхет һәм шатлыклар алып килсен дигәндә теләктә, катнашучылар истәлекле бүләкләргә лаек булып, бәйрәмне тамаша кылучы һәркем күтәренке кәефләр белән өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышны озату