Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Файдалы да, кызыклы да, мавыктыргыч та... Нәрсә ул?

Җәйге яллар якынлаша. Балаларның җәйге ялы һәм эш белән тәэмин ителеше турында район мәгариф идарәсе методисты Резеда Гаязова белән әңгәмә кордык.

– Резеда Сәләхиевна, быел балалар кайларда ял итә алачак?

– Балтач муниципаль районының мәгариф идарәсе аша быел 900 бала көндезге мәктәп яны лагерьларында, 90 бала җәйге ял һәм хезмәт лагеренда, ә "Романтик"та өч сменада 320 бала ял итәчәк.


– Көндезге мәктәп яны һәм җәйге ял һәм хезмәт лагере барлык мәктәпләрдә дә эшләячәкме?
– 13 төп һәм урта мәктәпләрдә 21 көнлек көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. укучылары өчен көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Җәйге ял һәм хезмәт лагере исә Балтач,  Кече Лызи мәктәпләрендә генә оештырыл.


– "Романтик" лагеренең эш графигында үзгәрешләр бармы?
– "Романтик" гадәттәгечә 3 сменада эшләячәк. Беренче смена 17 июньнән 23 июньгә кадәр булачак. 7 көн дәвамында 100 бала лидерлык серләренә төшенәчәк, татарча яхшы итеп аралашырга өйршәнәчәк. Юллама - 5450 сум. Әти-әниләр 820 сум түләячәкләр. Икенче смена 21 көн: 25 июньнән 15 нче июльгә кадәр булачак. Бу сменада бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән 100 бала ял итә алачак. Спорт-сәламәтләндерү чараларына өстенлек биреләчәк. Юллама бәясе 16360 сум. Әти-әниләр 2500 сум түләячәк. Өченче смена - профильле, 120 бала 18 көн ял итәчәк. Патриотик тәрбия, экологик бирү юнәлешендә   уеннар, викториналар, очрашулар  үткәреләчәк.  Ул 17нче  июльдән 3  августка  кадәр дәвам итәчәк.  Юллама бәясе 13980  сум. Әти-әниләр 2100 сум түләячәк.

– Резеда Сәләхиевна, заявкалар ничек бирелә?
–Беренче һәм өченче сменада ял итәргә теләүчеләр өчен заявкалар мәктәпләр аша бирелә. Икенче сменада ял итүчеләр өчен заявкаларны әти-әниләре эшләгән бюджет оешмалары бирә.


– Районыбызда тагын нинди лагерьлар эшләячәк?
– Яшьләр бүлеге аша 5-11 августта "Хыял" палаткалы лагеренда 60 бала ял итә алачак. Шулай ук социаль яклау бүлеге аша пособие алучы  аз керемле гаиләләр  балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиягә  яисә яшьләр бүлегенә мөрәжәгать итеп, балаларын бушка  санаторийларда, лагерьларда  ял иттерә алалар.


–Ялы ял белән инде, җәйге ял чорында бераз акча эшлим дигән балалар да була бит. Андыйларга эшләргә мөмкинлекләр бармы?
– Чыннан да, хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнеп үсә торган балалар, киресенчә, җәйге чорны-акча эшләп алу айлары буларак көтә. Район мәшгульлек үзәге төрле оешмалар  белән килешү төзеп, 200 дән артык  баланы эшкә урнаштырачак.     

Әңгәмәдәш – Гөлзидә Газизуллина
Сүз уңаеннан:  Хөкем  ителмәгән педагогик белемле лагерьда эшләргә теләге булган егет-кызларны район мәгариф идарәсенә  мөрәжәгать  итүләрен сорыйбыз. Медосмотр бушлай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев