Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Федераль Сабантуй менә нинди була икән... (+видео, фоторепортаж)

13 май көнне Әстерханда , "Волгарь" Үзәк стадионында федераль Сабан туе-2017 бәйрәменең ачылу тантанасы булды.

Тантанада Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан делегациясе составында без дә бу сабантуйны күрү бәхетенә ирештек. Башта губернатор кунакларны олы бәйрәм белән котлады. Ул төбәктә 150 төрле милләт кешесе яшәвен билгеләп үтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнеханов үз чиратында губернаторга "шушындый гүзәл бәйрәмне шушындый гүзәл шәһәрдә үткәрү мөмкинлеге биргән өчен" зур рәхмәт белдерде. Президент Татарстан дәүләт бүләкләрен белән бергә Әстерхан шәһәренеӊ Габдулла Тукай исемендәге татар гимназиясенә «Форд» микроавтобусы тапшырды. Тантаналы өлештән соӊ төрле уеннар, милли көрәш башланып китте. Болар барысы да сәхнәдән яӊгыраган җыр һәм биюләргә үрелеп барды. Җыр-бию дигәндә, шушындый ук зур концерт стадионга керү өлешендә Түбән Кама шәһәре көче белән әзерләнгән иде. Татар авылы, төрле күренешләр, күргәзмә-сатулар - бар да монда бар. Сәүдәгәрләрнеӊ Татарстаннан кадәр килеп үз товарларны тәкъдим итүләре үзе үк күӊелдә канәгатьләнү хисе тудырды. Дөресен әйткәндә, төп бәйге янындагы халык азрак тоелса да, аныӊ күбесе кояштан качып, ышыкларда тәм-том тулган өстәлләр тирәсендә бәйрәм итәләр иде.
Ә стадионда уеннар һәм көрәш яшь буенча өч төркем һәм берничә авырлык категориясе буенча узды.
Әстерхан федераль Сабан туеның абсолют батыры булып 31 яшьлек Теләче районы егете Раил Нургалиев калды. 180 сантиметр буе һәм 100 килограмм авырлыгы белән ул - билбау көрәше буенча спорт мастеры, милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры, Татарстан, Россия һәм Европаның күп тапкыр чемпионы булган спортчы. Раил Нургалиев белгәнебезчә, ярышлар алдыннан, чын татар кешесе буларак, дога кыла. Көндәшләренә дустанә мөнәсәбәте белән дә күпләрдән яхшы якка аерылып тора. Батырга төп бүләк - Татарстан Президенты алып килгән «Фольксваген Поло» автомобиле һәм Раил Нургалиев аӊа чын лаеклы батыр булды. Икенче урынны әстерханлы Али Асанов яулады.
Бәйге бетүгә Әстерхан шәһәренеӊ Киров районы безне, конгресс вәкилләрен аерым палатка-өстәлдә кунак итте. Ризыкларныӊ барсы диярлек балык итеннән әзерләнгән, тәмле ухасы, авызда эреп тора торган кәтлите дә, монда бар да бар иде. Ә безнеӊ инде күӊел туган якка ашкына, тизрәк кайту теләге һәркем дә сизелә иде. Көн кичкә авышса да, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, , без Казанга, кайтырга юлга кузгалдык.
Видеоязмаларны тулы санда ютуб каналыбызда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250