Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әфганчылар хөрмәтенә. Йөрәкләргә үтте бу әсәр

Авыл клубында театрмы,концертмы була калс, а халык бик яратып йөри бездә. Тормыш мәшәкатьләреннән бераз онытылып, күңелләренә ял алу өчен дә клуб кирәк. Шунысы сөенечле, безнең Норма мәдәният йортының һәрвакыт ишекләре ачык, сәхнә гөрләп тора.

Әле күптән тугел генә шушы җирлектә яшәүче үзешчәннәр Исламия Мәхмүтованың " Син бит минем бергенәм " дигән әсәрен куйдылар.

Бу әсәр юкка гына сайланмаган.Чөнки 15 февраль көнне совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулды. Чын сугыш җирләрендә булып, исән-имин кайткан солдат ветераннарын да тамаша карарга кунак итеп чакырганнар иде. Театр башланганчы китапханә мөдире Лилия Шәйхетдинова тарихи китаплар белән таныштырды, Норма авыл җирлеге башлыгы Алмаз Рамазанов изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйрәм кичәсен тагын да бизәп, Инсаф Мәрдановның җыр бүләк итүе һәркемнең күңеленә хуш килде. Алга таба район әфганчылар берләшмәсе рәисе, үзе дә Әфганстанда һәм Чечняда булып кайткан Дилүс Гатиятуллин авыр хәрби хезмәт юлы үткән иптәшләренә сабырлык, гаилә тынычлыгы теләде.

Бәйрәмнең икенче өлеше театр белән дәвам итте. Сәхнәдәге декорация, катнашучыларның чын куңелдән бирелеп уйнаулары тамашачыларның куңелен әсир итте. Әсәрнең эчтәлеге дә йөрәкләргә үтеп керә торган шул. Хәрби хезмәткә алынган егет сугыш кырына эләгә. Һәм берникадәр вакыттан соң гаиләсенә табут кайтаралар. Ләкин билгеле сәбәпләр аркасында аны ачтырмыйлар. Ә чынлыкта авыл кара кайгыга батып яшәгән мизгелдә төп каһарманның госпитальдә ятуын берәү дә белми. Еллар уза, һәм һич көтмәгәндә яраланган егет кайта. Авыл үзешчәннәренең кешегә шушы вакыйганы җанны актарып уйнап күрсәтә алулары нык тәэсир итте.Төп каһарман Айнур – Рамил Файзрахманов, Алинә – Рүзилә Шамкаева, Сылу – Рисәлә Рәхимова, Әкълимә апа – Дамира Гыйльмуллина, Сабир – Руслан Әшрапов, Айдар – Рүзәл Зәйнуллин, Чулпан – Гүзәл Шәрәфетдиновалар үз рольләрендә сокландырды.Театрны сәхнәләштеруче режиссер – Гөлинә Шәйхи ( Шәйхетдинова).

Мондый уңышлы спектальләр киләчәктә дәвамлы булсын иде, ни әйтсәң дә, халык үз иҗатын һәрвакыт яратып кабул итә.

Чулпан Габделганиева,

Кариле аылы.

Фото: Чулпан Габдулганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әфганчы-интернационалистлар