Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фидаил җырлавын ташлап олимпиадага киткән?

Халык күңеленә үтеп керерлек җырлары, кабатланмас тавышы, эчтәлекле клибы, күңелләргә уелып калырдай концертлары белән райондашларны иркәләгән Фидаил Зарипов бер мәлгә юкка чыкты.

Халык та аптырашта калды, әллә ташлады инде бу кәсебен, әллә бизнеска кереп китте инде диючеләр дә табылды. Ә бит сәбәп башкада икән. Әйдәгез Фидаилнең җавапларыннан эзлик әле аны.

– Фидаил югалды ди халык...

Эшлим, җырлыйм...

– Ни җырларың ишетелми, ни клипларың күренми, әллә хәзер эстрада, шоу-бизнес икенче пландамы?

Җырлар яздырам, концерт быел юк. Яңа җырларым белән Вконтакте төркемемдә таныша ала яраткан тамашачым. ...Олимпиада га әзерләнәбез. .. республикага (Исегезгә төшерәм, Фидаил Нөнәгәр мәктәбендә физрук). Мәктәптә эш күп...

– Алайса укытучылык алгы планда әлегә?

Әйе... Ләкин җырлыйбыз, концертлар икенче елга...

Менә шундый кыска гына җаваплар алып булды Фидаилдән. Кем белә бит әллә мәктәптә җәйге каникуллар башлангач, печән өсте дип тә тормый берәр клип та эшләп куяр әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фидаил Зарипов