Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фирдүс Тямаев Татар открыткалары белән алмашу сервисында теркәлде

Җырчы әнисенең очраклы кешегә Юлламасын җибәргән.

Татар җырчысы Фирдүс Тямаев "Миллиард. Татар" сайтының «Хатлар йорты» сервисында теркәлгән. Сервис дөньякүләм татарлар тормышы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында креатив кәгазь открыткалар белән алмашу өчен булдырылган.

Әлеге чара «Татмедиа» әдәби кафесында узды. Җырчыны «Хатлар йорты» идея рухландыручысы Энҗе Садыйкова теркәгән. Сервиста теркәлгән беренче юллама өчен Тямаев «Бәлки» дип язылган открытка сайлап алган, анда «Мине яратасыңдыр» дип язылган. Ә Нурлатта яшәүче әнисе өчен открытканы ул телеграммага әйләндергән: "Әни, иртәгә сезгә фуражлы КАМАЗ киләчәк, кабул итегез».

"Открыткалар һәрвакыт минем яраткан бүләкләрем иде, - диде Тямаев. - Балачакта мин аларны җыйдым да. Открыткалар хәзер дә бик кирәкле әйбер. Без артыгын гаджеттларга бәйле, мин үзем дә шундый. Ә бу үз чиратында бездән зомбилар ясый. Ә открытка - бөтенләй башка хисләр. Менә миңа "Миллиард. Татар"дан открытка килә икән, хич шиксез хис-кичерешләремне видеога яздырачакмын!

 

Сервиста теркәлгәннән соң җырчы Instagram социаль челтәрендәге аккаунтында язылучыларына бер-берсенә открыткалар җибәрергә өндәп мөрәҗәгать яздырды.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар открыткалары Фирдүс Тямаем