Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ФОРМART урам сәнгатен үстерү форумы: гаризалар кабул итү 14 июльгә кадәр озайтылды

14 июльгә кадәр Идел буе федераль округының «ФОРМART» стрит-арт фестиваленә гариза бирергә мөмкин.

Фестивальнең максаты - урам сәнгатен үстерү, яшь рәссамнар иҗатына ярдәм итү, Идел буе федераль округы төбәкләрендә заманча шәһәр мохите һәм яңа мәдәни кодлар булдыру.

Форусда Идел буе федераль округы территориясендә яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге рәссамнар һәм рәссам-һәвәскәрләр чакырыла.

Конкурс эшләре өчен төп тематика: илнең үсеш потенциалы һәм «киләчәккә караш» бердәм бренды астында яңа технологияләр. Тематик юнәлешләр: яңа технологияләр, кеше һәм фән, киләчәк дөньясы. Һәрберсе турында тулырак сайтта белергә мөмкин.

Конкурста катнашу өчен, катнашучының анкетасын һәм югары дәрәҗәдә эшләнгән рәсем яки компьютер технологияләрен һәм график программаларын кулланып башкарылган конкурс эшен (сәнгать эскизы яки эш фотосын) үз эченә алган гариза бирергә кирәк.

Округ этабында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, истәлекле билгеләр һәм иҗатны үстерүгә акчалата грантлар алачак. Шулай ук иң яхшысы дип табылганы үз идеясен Казан урамнарында тәкъдим ителгән шәһәр тирәлеге объектларына да тормышка ашыру мөмкинлеге алачак.

Чыгынак: minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: формат урам сәнгате