Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фәридә Шакирова иҗаты — җан азыгы (+фото)

Апрель аенда бөек шагыйребез, татар углы Габдулла Тукайның туган көненә багышлап күп чаралар үткәрелеп килә. Шигърият ае буларак, Көек авылы китапханәсендә дә районыбызның язучылар күгендә сүнмәс-сүрелмәс якты йолдызы, кабатланмас иҗаты белән һәркайсыбызның йөрәген яулап алган шагыйрәбез Фәридә апа Шакирова белән әдәби-музыкаль очрашу үткәрдек.

Авылыбыз китап сөючеләренә әлеге чара рухи хәзинә буларак бик тансык иде. Кичәбезне балалар катнашында шагыйрәбезнең шигъри тәлгәшләре белән үреп башлап җибәрсәк, Фәридә апа ялкынлы шигърияте белән очрашуга килгән китап сөючеләребезгә үзенең олы тормыш тәҗрибәсен, тиңсез киңәшләрен биреп очрашуыбызны җанландырып дәвам итте.
Сугыш чоры баласы буларак, язмышның иң төпкеленнән, тормыш буразнасыннан күтәрелгән әлеге шәхесебез китапханәгә килгән шул чор кешеләре белән хатирәләрен яңартты һәм яшь буын өчен дә алга карап атларга зул өлге бирде!
Фәридә апа шагыйрә-язучы гына түгел, ул публицист, республика күләмендә танылган журналист та. Үзенең йөгерек теле аша каләм тибрәтүче нәни китап сөючеләребезгә дә киңәшләрен юллады. Очрашу кичәсе кайнар аралашу булып барды. Әле күптән түгел генә үзенең олуг юбилеен билгеләп үткән шагыйрәбез матур теләкләр аша музыкаль котлауларыбызны да кабул итеп алды.
Йөрәк инде онытса да, җан сыкравы гомер юлыннан үткән авырлыкларны мәңге җуймас кебек. Ат елында тугангадырмы, нык, тырыш, түзем, чыныккан характерлы Фәридә апаның һәр китабы укучы өчен күңел түренә салып куярлык. Аз гына авырлык килдеме без сукранабыз, килгән сынаулар каршында югалып калабыз. Фәридә Шакирова алга атларга зур көч бирүче, тормыштан мәгънә табып, күңел тынычлыгы белән яшәргә омтылыш тудыручы. Без, китапханәчеләр, нинди генә чаралар үткәрмик хөрмәтлебезнең иҗатын үзебезгә өлге итеп алабыз һәм китап сөючеләребезгә дә түкми-чәчми җиткерергә тырышабыз.
Рәхмәт Фәридә апа, сезнең олуг йөрәгегез, ялкынлы, шул ук вакытта җан азыгы булырдай кадерле иҗатыгыз өчен. Ходай саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгыннан аермасын. Гаиләгезгә зур терәк-таяныч һәм безнең өчен, районыбыз тарихы өчен югалмас хәзинә булып мәңге яшәргә насыйп булсын!
Зилә Ильязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250