Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фәридә ШАКИРОВА иҗатыннан

Ана догасы

Зур мәхәббәт белән сугарылган
Аналарның ихлас догасы.
Күңелең сау, уең чиста чакта
Йөрәк белән аны тоясың.
Тормыш сине һаман бәргәләсә,
Ялгыш юлда кайчак авасың.
Яңабаштан күтәрелер өчен
Ярдәм итәр анаң догасы.
Тезгә сугып авыр сынау килсә,
Сүнәр кебек өмет чырасы.
Шул чагында сиңа куәт өстәр
Өзгәләнгән анаң догасы.
Газиз затның кадерләрен белсәң,
Кая барсаң шунда уңарсың.
Шатлыкларың артып торсын өчен
Бик тә кирәк анаң догасы.
Үпкәләткән булсаң, уйламыйча,
Савап эшләп тарат сагышын.
Гомерлеккә үзең тилмерерсең -
Ала күрмә ана каргышын.
Фәрештәләр булып җиргә төшәр
Күккә ашкан әнкәң догасы.
Әниеңнең хәер-фатыйхасы
Була күрсен гомер юлдашың.
Фото: https://vk.com/wall-35796426?offset=380

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250