Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фәридә Шакированың яңа китабы – Тукайның туган көненә олы бүләк булды.

Райондаш шагыйрәбез, күп санлы публицистик язмалар һәм шигырь китаплары авторы Фәридә Шакированың балалар өчен "Бирегез миңа түбәтәй!" дигән шигырь китабы дөнья күрде.

Әлеге китапны тәүге тапкыр район үзәк китапханәсе мөдире Резида Зарипова бөек шагыйребез Тукайның туган көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада халыкка тәкъдир итте.
Яңа китап үзенең нәни укучыларын табар, аларның иң яраткан китабына әверелер дип ышанып калабыз! Фәридә ханымны ихластан тәбриклибез, олы рәхмәтебезне белдерәбез! Каләменең тутыкмавын һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары белән сөендерүен көтеп калабыз!
Әлеге китап белән авыл китапханәләрендә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250