Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гали белән Кәҗә

(Тукайга ияреп)

Кәҗәмә ризык булыр дип

Утыртты Гали суган.

Көн дә су сипте, карады,

Тырышты Гали - туган.

Беркөн килеп караса,

Суганнан җилләр искән.

Галинең бар хезмәтен

Белмим, кемдер юк иткән.

Утырып елады Гали - туган

Кызганды ач калган кәҗәсен.

Йодрыгын йомарлап янады:

"Алырсыз тиздән җәзасын".

Иренмәде безнең Гали

Утыртты тагын суган.

Көн дә су сипте, карады,

Тырышты Гали - туган.

Каракның эзенә төшим дип

Төн буе йокламады.

Суган утырткан түтәлне

Керфек какмый саклады.

Кинәт ниндидер тавышка

Гали сискәнеп китте.

Таныш түгел ике зат

Бакчага кереп китте.

Үзләре нидер сөйләшә,

Кеше рәвеше дә юк.

Әллә күзгә күренәме?

Болар бит Кәҗә-Сарык.

Яшен суккан күк булды Галигә

Таныды бит ул бу ике затны.

Каршында басып тора иде

Тукайның Кәҗә - Сарыгы.

Сарык аркасына аскан

Бүре башлы зур капчык.

Янәшәдән Кәҗә бара

Күзләрендә зур шатлык.

Әнә койма ярыгыннан

Килеп чыкты Шүрәле.

Гали нишләргә белмәде,

Бераз гына шүрләде.

Галинең үстергән суганын

Ашаргамы җыелды болар?

Бәлки башка сәбәп белән

Монда җыелган алар.

Түземлек бетте Галидә,

Чыкты кунаклар каршына.

"Керегез өйгә, чәй эчәргә,

Тик тимәгез суганга!"

Кәҗә, Сарык, Шүрәле

Берсүзсез риза булды.

Галинең яхшы тәкъдимен

Алар кире какмады.

Менә шулай дүрт туган

Бүген бергә җыелды.

Бергәләп көлеш-көлешә рәхәттән

Тукайның шигырен укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250