Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Галиева Инзилә шигырьләре

Чепьямәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Галиева Инзилә шигырьләре

Тынычлык булса рәхәт
Сугыш ул җимерә, үтерә.
Дөньяны кайгыга тутыра.
Ул көннәр хәтерен яңартып,
Авылда һәйкәлләр утыра.
Булмасын җирдә кан кою,
Кирәкми сугыш-афәт!
Бары тынычлык булганда,
Җирдә яшәве рәхәт.
Рәхмәт, солдат абый
Ветеранның күңелендә
Зур сугышның һәр көне,
Һәйкәл яңартты яңадан
Хәтергә сеңгәннәрне.
Йөрәгенә сеңгән аның
Күпме авыр кичереш.
Яу кырында солдатларның
Ятып калган күренеш.
Исән калган гади солдат!
Күп илләр аша үттең.
Рәхмәт сиңа халыкларны
Дошманнан азат иттең,
Бар дөньяга, солдат абый,
Зур җиңү бүләк иттең!
Китап
Китап - безгә зур ачыш ул,
Галимнәр казанышы.
Безне күпкә өйрәтүче
Һәм күңел куанычы.
Исемен тышлыктан күреп,
Тәмен күрәм төшемдә.
Китапларның сихри көче
Була, дуслар, эчендә.
Белем чишмәсе син - Китап,
Мәңгегә сакланачак!
Гасырлар үтәр - кадерең
Артачак, акланачак!
Тукай абый - үлемсез
Тукай абый - таң йолдызы
Безнең күңел түрендә.
Башка җырлардан кадерле
"Туган тел"ең бүген дә.
Тукай абый,синең иҗат
Мәңгелек, иксез-чиксез.
Кояш кебек кайнар, якты.
Җыр кебек Сез - үлемсез!
Тукай рухы
Яз кояшы җылы җиле белән
Агач бөреләрен уятты.
Тукай рухы, Тукай ядкярләре
Язда кабат әйләнеп кайтты.
Чепья урманнарында да үсә
Кырлайдагы төп-төз наратлар.
Тукай рухы сеңгән матурлыкны
Җырларында дуслар кабатлар.
Урманда да күптән очрамый
Зур мөгезле, ямьсез Шүрәле.
Күпмилләтле, Тукай рухлы авылым -
Безнең якны килеп күр әле!
Төш
Тукай әкиятләрен укып,
Арып йокларга яттым.
Торгач берни дә аңламый
Үз төшемә шаккатым:
"Су анасы минем арттан
Кумады, йөгермәде.
Шүрәлесе дә үземне
Кытыклап өлгермәде.
Чиләкләп җиләк җыймадым
Күзне ачып йомганчы.
Урманында очрамады
"Былтыр" дигән ялганчы".
Фото: http://www.suomesta.ru/suomesta/poeziya-v-perevodax/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250