Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Гарифҗан Галиев премиясенә лаек булу минем өчен зур сөенеч һәм көтелмәгән хәл булды", ди Гөлнара (фото)

Районда танылган мәгариф хезмәткәре, тарихчы, меценат, иганәче, Бөек Ватан сугыш ветераны, Чепья җирлегендә «Халыклар дуслыгы» музеен оештырган Гарифҗан Галиевның үз исемендә премия булдыруы турында хәбәр иткән идек. Әлеге премия районның мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән берәр яшь хезмәткәргә биреләчәк, дип яздык.

Премия лауреатлары булып Чепья урта мәктәбе директоры урынбасары, балаларга белем бирү белән беррәттән җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Нина Давлекова белән Сосна мәдәният йорты директоры, районның мәдәниятен үстерүдә лаеклы өлеш кертүче Гөлнара Закирова танылды.

Юбилей кичәсендә Гарифҗан ага аларны ияләренә үзе кул кысып тапшырды.

Без исә әлеге күркәм чарадан соң  премия иясе Гөлнара Закирова белән элемтәгә кердек. Менә ул ниләр сөйләде.

"Гарифҗан Галиев премиясенә лаек булу минем өчен зур сөенеч һәм көтелмәгән хәл булды. Премиягә лаек булуым бер шатлык булса, олпат шәхес кулыннан премия кабул итеп алу икеләтә шатлык. Мондый премияләр без яшь буынга эзләнергә, иҗат итәргә зур стимул дияр идем.

Безнең эш җиңелләрдән түгел,  калганнар ял иткәндә без эшкә барабыз. Яллар, бәйрәмнәр дә безнең өчен гадәти эш көне. Әмма эшебезнең дөрес итеп бәяләп, нәтиҗәсе дә булса, эшләве тагын да күңелле.

Әлеге премиягә лаек булуым үземнең генә хезмәт түгел. Киңәшчем, сәнгать җитәкчем, сеңлем Гөлия белән башкарган уртак хезмәтебез бу. Үзебезнең җитәкчеләребезгә, методистларга, коллегаларыма, Гөлиягә зур рәхмәт белдерәм.

Тагын шунысын да әйтәсем килә, мондый төр премияләр нәкъ менә хезмәткәрнең үзенә бирелсә, аңа омтылучы күбрәк булыр иде.

Премиянең гомере озын булсын. Гарифҗан Галиевка олы рәхмәт белдереп, хәерле гомер, ныклы сәламәтлек телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев