Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гарифҗан Садыйковичның юбилеена багышлап

Тыштан гына шулай күренә ул - Салмак, ипле һәм дә басынкы. Йөрәгендә вулкан уты бардыр, Гел яктыртып торган акылны.

Хөрмәтле Гарифҗан Садыйкович!
Тыштан гына шулай күренә ул -
Салмак, ипле һәм дә басынкы.
Йөрәгендә вулкан уты бардыр,
Гел яктыртып торган акылны.
Шәп җитәкче иде заманында,
Җыелышларда утлар уйнатты.
Бурыч йөген тигез тарту өчен
Көрәшкә өндәп, халык кузгатты.
Тынгысызлык белән юл төзетте,
Мәдәниятне тезде сыйфатка.
Ә үзендә җаваплылык хисен
Төясәң дә бетмәс йөз атка!
Ничә төрле мәшәкатьләр
Урдагандыр төнге йокысын.
Чыдамагач, уйлар ташкынына,
Ак кәгазьдә каләм йөгертте.
Шытып чыккан яшь бөреләр кебек
Шигъри хисләр җанын нечкәртте.
Китап арты китап бастырып та
Гел үстерә барды сәләтне.
Дөнья таныйм, гыйбрәт алыйм дисәң,
Робагыйлар үзе хәзинә.
Гарифҗанның фикер чаткылары
Җанга ялкын булып үрелә.
Тыелгысыз тынгысызлык белән
Туплады ул тарих китабын,
Гасырларга һәйкәл булып барыр
Тирән эчтәлекле томнары.
Бай мәгълүматлы саллы хезмәтләре
Тарих чынбарлыгын сыйдырган.
Сыйфат билгесенә лаек ул китаплар
Чын хаклыкка барып сыенган.
Күңел җылысына юл ачкандыр
Кайнар энергия ташкыны,
Табып алып, их, урлыйсы иде
Гарифҗанның иҗат ачкычын.
Талант иясенә табынганнар
Олы дәрәҗәсен зурласын.
Нурлы күзләр белән карыйк аңа,
Гарифҗан да балкып калалсын!
Бәрәкәтле гомер юлларында
Һаман рухи байлык табалсын!

Фәридә Шакирова,

октябрь, 2021 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь Гарифҗан Мөхәммәтшин