Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гармун моңы өзә үзәкләрне...

Бу арада мәдәният өлкәсендә чып-чын урак өсте бара : бер-бер артлы килгән календарь бәйрәмнәр, төрле бәйгеләр...

Бәйгеләрнең чираттагысы - "Уйнагыз, гармуннар!" халык уен коралларында уйнаучылар конкурсы. 19 март көнне безнең Яңгул мәдәният йортында бу бәйгенең зона туры узды. "Уйнагыз, гармуннар!" дип аталса да, бу чарада баян, аккардеон, балалайка, курай, кубыз, гөслә чыгышын да карарга мөмкин булды.14 мәдәният учагыннан килгән Һәр чыгыш яхшы әзерлекле, үзенчәлекле иде. Халык арасындагы шундый талантларны күреп сокландык.

Бу чарага без Чаллыда яшәүче авылдашыбыз күпсанлы бәйгеләр җиңүчесе, Фәйзулла Туишев исемендәге Татарстан гармунчылар фестивале лауреаты Наил абый Заһретдиновны кунакка чакырдык. Ул безнең чакыруыбызны бик теләп кабул итте. Наил абый читтә яшәсә дә, гомер буе авыл белән элемтәсен өзмәде, бер генә Сабан туе да аннан башка узмады. Ул тальянын сыздырып җибәрсә, тормыш юлдашы Разия апа аккош кебек йөзеп кенә чабатага биеп китә. Соклангыч кешеләр алар!

Бу бәйгедә дә Наил абый сәхнә бизәге булды. Аның кулында, зур баяннан алып, уч төбенә сыеп бетәрлек кечкенә гармуннарга кадәр сандугач булып сайрады! Тамашачы яраткан гармунчысын көчле алкышларга күмде. Чыгышының ахырында Наил абый безгә зур сюрприз ясады - үзенең баянын мәдәният йортына бүләк итте! Безнең өчен көтелмәгән. тиңе булмаган зур бүләк булды бу! Рәхмәтебез чиксез аңа.

Читтә яшәсә дә, авыл диеп янып-көеп йөргән Наил абый белән Разия апа гомер көзләрен туган якларында үткәрергә уйлап, авылда матур йорт җиткерделәр. Без аларның Яңгулыбызга кайтуларын зур түземсезлек белән көтәбез. Без ышанабыз, тынгы белмәс Наил абый үзенең бу матур һөнәренә яшьләребезне дә өйрәтер әле.

Ләйлә Габделхакова,
Яңгул авылы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге