Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гармун моңына гашыйк Азамат Фатыйхов

Шөкер, моңсыз калмас әле безнең Шалкан. Арабызда гармунга, моңга, сәнгатькә гашыйк җаннар үсеп килә.


Авылларда гармун моңы сирәк ишетелә торган заманда яшибез. Көшкәтбашта да гармун сузучылар сирәк, ә бит бик кирәк андыйлар, күңелләрнең кем әйтмешли моңга сусаган чагы... Шөкер, моңсыз калмас әле безнең Шалкан. Арабызда гармунга, моңга, сәнгатькә гашыйк җаннар үсеп килә. Кайбер көнне мәктәпкә эшкә килүләре үк күңелле, ишекне ачуга гармун тавышы яңгырый, күңел тула, күзләргә яшь бәреп чыга, яшьле күзләреңне күрсәтергә оялып эчкә үтәсең. Ни өчен шулай соң? Тансык ул чөнки, татлы ул моң, ул аһәң, аны кеше белән бүлешәсе килми, сөйләшәсе килми, тәме бетә кебек. Көне буе колакта яңгырый шул көй, дәвамлы гына булсын, гел яңгырап торсын гармун моңы, үзебезнең моң, татар моңы...

Фотоларда яшь гармунчыбыз Азамат Фатыйхов. Күңелеңдә дәрт, илһам, теләк сүрелмәсен, нәни авылдаш. Әле безнең ут уйнатып, син уйнаган көйләргә биисебез килә, – дип хәбәр итә “ШАТ-Көшкәтбаш” төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көшкәтбаш авылы