Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Газ хезмәткәрләре балалары - Яңа ел тамашасында

15 декабрь көнне район мәдәният үзәгендә “Газпром Трансгаз Казан” җитәкчелеге, профсоз оешмасы белән берлектә “Балтач газы” оешмасында эшләүче хезмәткәрләрнең балаларына Яңа ел бүләге ясады.

Казан шәһәренең “Фибикидс” яшьләр театры “Кащей яңа елга каршы” дигән спектакль тәкъдим итте.Матур, сихри утлар яктысында әкият персонажлары үлемсез Кащей, баһадир егет, урман боланы, убырлы карчык, тылсымлы көзге һәм , әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы балаларның күңелендә озак сакланыр әле.
Тамаша беткәэ, сәхнәдә артистлар һәрбер балага яңа ел бүләкләре – күчтәнәчләр өләштеләр, фотога төштеләр.

Бәйрәм балалар һәм әти-әниләр күңелендә матур тәэсирләр калдырды, алар үз чиратында “Гапром Трангсгаз Казан” оешмасы җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерделәр.

Ринат Зарипов
Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны каршылап