Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Газ кирәк шул, газ кирәк!

«Ялкын» журналы “Газпром трансгаз Казан” җәмгыяте белән берлектә «Яшәү чыганагы – газ» республика бәйгесе оештырган иде.

Биредә районыбыздан бик күп укучылар үзләрен төрле номинацияләрдә сынап карады. Бүген исә сезнең игътибарга Балтач гимназиясенең 3 а сыйныф укучысы Камил Шәмсетдиновның “Газ кирәк” дигән шигырен тәкъдим итәбез.

Газ кирәк!
(Р. Миңнуллинга ияреп)

Өйләр җылы булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Газ кирәк шул, газ кирәк!
Йокы татлы булсын өчен
Газ кирәк!

Җил-яңгырлар кермәс өчен,
Салкыннарда туңмас өчен
Газ кирәк шул, газ кирәк!
Салкыннарда туңмас өчен
Газ кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,
Чәйләр кайнар булсын
Газ кирәк шул, газ кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен
Газ кирәк!

Мунча эссе булсын өчен,
Сулар кайнап торсын өчен
Газ кирәк шул, газ кирәк!
Җанга рәхәт булсын өчен
Газ кирәк!

«Ялкын» дөрләп янсын өчен,
Яшәү көче артсын өчен
Газ кирәк шул, газ кирәк!
Ялкынланып яшәр өчен
Газ кирәк!

Тормыш алга барсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Газ кирәк шул, газ кирәк!
Яшәү чыганагы җирдә –
Газ, димәк!

Камил Шәмсетдинов
Балтач гимназиясенең 3 а сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе Балтач газы