Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гимназиянең “Каз өмәсе” халык иҗатына багышланган “Ватан” республика яшьләре фестивалендә 1 урын алды

Бүген Балтач гимназиясенең 3”Б” сыйныфы укучылары башкалабыз Казанда “Ватан” дигән мәртәбәле республика фестивалендә катнашты.

Биредә алар халык авыз иҗатыннан “Каз өмәсе” күренешенең бер өзеген тәкъдим иттеләр һәм жюриның ихтирамын яулап, 1 урынга лаек булдылар. Афәрин! Көндәлек репетицияләр, мораль һәм матди чыгымнар бушка булмады, балалар әти-әниләренең, сыйныф җитәкчеләре Лилия Рашитовнаның өметләрен аклады. Алар биеп-җырлап кына калмады, әби-бабаларының яшь чактагы тормыш-көнкүрешләре белән якыннан танышты, гореф-гадәтләрен яңартты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль бәйге Ватан