Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлгенә — иҗади чәчкә

Җыр дөньяга тусын өчен өч элемент, өч шәхес кирәк. Монда шагыйрьдән - шигырь, музыканттан - көй һәм җырчыдан - башкару осталыгы сорала. Бик сирәк очракта гына автор башкаручыны очратырга мөмкин.

Күптән түгел Гарифҗан ага Мәхәммәтшинның олуг гомер бәйрәме булып узды. Берәүләр аны җитәкче, җәмәгать эшлеклесе дип танып белсә, икенче берләре өчен Гарифҗан ага - шагыйрь ул. Аның китапларын, робагыйларын яратып укыйлар, шигырьләрен кәйгә салып җырлыйлар. Язмам герое Гөлгенәнең туган көненә дә әнисе Гөлчәчәк нәкъ менә Гарифҗан Мәхәммәтшинның шигырьләр китабын бүләк итә. Әле өстәп тә куя: «Кызым, Хәйдәр Бигичев репертуарындагы «Керим әле урманнарга», Айдар Фәйзрахманов яки Айгөл Бариева башкаруындагы «Аулак өй» кебек популяр җырлары булган якташыбыз китабы бу!» Гөлгенә әнисенә ихлас рәхмәтен белдереп, бик сак кына китапны алып, битләрен күздән кичерә башлый: «Әнием, нинди матур эчтәлекле шигырьләр икән бит, җырлыйсы килеп тора!».

Әйе, менә шул «җырлыйсы килү» теләге яшь студент кызны иҗат дөньясына этәрә. Ул елларда аның КДПУның музыка факультетында белем алган еллары була. Гөлгенә ул елларны кабат искә алып: «Мин студент чакта Казанда Салих Сәйдәшев музеенда эшләп алдым. Кайсыбер вакытларда соңга кадәр тоткарланырга яки үземә генә калырга да туры килгәләде. Мин музейда һәрчак ниндидер бер моңсу һәм илһамландыра торган серле мохит тоя идем. Шулай бер вакыт кулыма Гарифҗан абый Мәхәммәтшинның китабын алып фортепьяно артына утырдым. Менә шунда бер сулыштан һәм бик җиңел генә «Дустыма» дигән шигыренә көй язылды. Бу 2006нчы елның декабрь ае иде», - диде. Әлеге җырны Гөлгенәнең башкаруында «Яңа гасыр» телерадиокомпа-ниясе дулкыннарында еш ишетергә була. Шуннан соң «Очрашу» шигыре көйгә салына - анысын Ландыш Нигъмәтҗанова башкара. Шулай ук якташ шагыйрәбез Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаның «Бәхет нинди төстә?» шигы­ре дә җырга әверелеп, Рөстәм Закиров башкаруында яңгырый. Яшь җырчы Ильвина репертуарындагы «Моңнар ява», Илгәрәйнең «Туган көн», Ләйсән Гыймаеваның «Минем кызым» кебек халык мәхәббәтен яуларга өлгергән җырларның көй авторы да Гөлгенә Кәлимуллина. Ә «Балтачым ядкаре» җыры исә, үзе бер тарих. Гөлгенә бу хакта: «Шигырь тексты белән танышкач, күңелемнән туры килерлек ноталар бәйләмен эзли башладым, шушы шигырьне җырга әверелдереп, сәхнәдә башкарасым килде. Шуннан соң озак та көттермәде яңа җыр - «Балта­чым» җыры туды. Иң беренче мин аны район үзәгендә оештырылган Җиңү бәйрәмендә башкардым. Гарифҗан аганың бик ошатып, яратып кабул иткәнен беләм. Хәзер бу җырны әнием Гөлчәчәк һәр бәйрәмдә бик теләп башкара. Ул да сәнгатькә гашыйк кеше - Пүскән авыл клубы мөдире», - диде җыр язмышын бәян итеп. Әйе, «Балтачым» җырыннан башка районда бер чарада үтмидер, дисәк тә, һич арттыру булмас. Хәтта ул районыбыз­ның гимны дәрәҗәсенә күтәрелеп җитте. Җырның сүзләре дә күңелгә ятышлы, көе дә аһәңле. Гөлгенә үзе тумышы белән Азнакай шәһәреннән - 1986нчы елның декабрендә дөньяга килгән. Ямьле Ык буйларында уйнап, шул якның гүзәллегенә хозурланып үскән кыз бит ул. Ә 2006нчы елда әнисенең туган төбәгенә, ягъни безнең якларга күчеп кайткач, Норма авылында яши башлыйлар. Матур җырлар иҗат итәр өчен Балтачның халкы, табигате дә илһамландырмый калмагандыр... Гөлгенә бүген университетны тәмамлап, Кече сәнгать академиясендә хормейстер булып эшли. Республика күләмендә үткәрелүче әдәби-мәдәни чараларны үткәрүдә, оештыруда катнаша. ТР Композиторлар берлеге әгъзасы да булып тора. Үзенең иҗат җимешләрен тәүге тапкыр халыкка яңгыратучы автор-башкаручы да ул үзе. Яшь кенә булса да, Гөлгенәдә оештыру сәләте бик көчле, аның ял итеп, иҗаттан аерылып торган чагын очратмыйсың да. Бу очрашуны оештыру өчен генә дә күп тапкырлар талпындым. Гөлгенә я «Шәрыкъ клубы»ның иҗади кичәләрен үткәрү белән мәшгуль, я ул район-авылларга туйлар, төрле мәҗлесләр алып барырга чыгып киткән була.

Гөлгенә Кәлимуллинаның иҗат юлында ирешкән уңышлары аз түгел, ә башлангычы, мөгаен, Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән үк киләдер. Иң тәүге көй язуы да мәктәп елларының самими истәлеге булып саклана. Ә студент елларында «Ягымлы яз» фестиваленең II дәрәҗә лауреаты дигән мактаулы исемгә лаек була. Бүгенге көндә исә ел да үткәрелеп килә торган «Татар җыры» конкурсына Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләренә иҗат ителгән «Гөлләр әле чәчәктә» дигән җырын тәкъдим итү белән мәшгуль.

Иҗат кешесе тормышның бар ямен һәм бар гамен иҗади процесста таба, диләр. Гөлгенәне дә әлеге халәт читләтеп үтми. Яшь кенә булса да татар эстрадасын баетуга, аны бертөрлелектән арындыруга үзенең көчен куя. Азнакай якларында туып-үсеп тә, Балтачыбызга дан җырлаучы бу яшь «чәчкә»нең ямь биреп, шау чәчәккә күмелеп үсүен, яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешүен теләп калам. Гөлгенә кебек яшьләр үсүе һәркемгә үрнәк булыр­лык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев