Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлнара Гарипова Пензада булып кайтты

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы татарлар яшәгән төбәкләргә барып чаралар уздыруын дәвам итә.

Оешма әгъзалары татар хатын-кызларының тормыштагы ролен, кул эшләрен, яшәү рәвешен һәм гореф-гадәт, йолаларыбыз сакланышын барлый, өйрәнә, элемтәләр ныгыта, тәҗрибә уртаклаша. Менә шундый максаттан 16 , 17, 18 декабрь көннәрендә Балтач районының "Ак калфак" оешмасы рәисе урынбасары Гөлнара Гарипова эшлекле сәфәр белән "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова җитәкчелегендәге делегация составында Пенза өлкәсендә булып кайтты. Ул "Әбикәй-матуркай" бәйгесен тамаша кылды. Аннан алган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты:
"Пензаның Киров исемендәге мәдәният сараенда Пенза өлкәсе татарлары өчен зур вакыйга булды. Өлкәнең татарлар яшәгән барлык районнарыннан үзләренең гаиләләре һәм җанатарлары белән әбиләр "Әбикәй-матуркай" бәйгесенә килгәннәр иде. Аларга биремнәрдә оныклары, уллары яки кызлары булышты.
Пензада 90% рус халкы яши, 10 % татарлар. Пенза өлкәсендә 52 генә татар авылы бар. Шуңа да карамастан, үз милләтен яклап, үз телен саклап төрле чаралар, бәйгеләр уздыралар. Үз милләте өчен янып "Без - татарлар", дип яшәүләре сокландырды", - диде Гөлнара Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250