Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлнара Тимерҗанова әнисенә дә, туган ягына да үпкәле

"Әнием кырысрак кеше иде. Ни өчендер аның мине кочаклап иркәләгәнен хәтерләмим. Әни назын күрмәдем. Әле хәтерлим: дус кызымны әнисе кочаклап: “Кайттыңмы, кызым?”

Татарстанның атказанган артисты исеменә ирешкән җырчы Борай районының Чалкак авылында туып үскән.

- Үземнең туган ягыма бераз үпкәләгән идем. 2004 елда Башкорстан тамашачысын яуларга йөрдем. Рекламаладым да. Ләкин безне борып җибәрделәр. Анда халык санын алу вакыты иде, шуңа күрә безне кертмәделәр. Шулай итеп мин Башкортстан халкын яулый алмадым, - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә.

Әнисе турында ул болай сөйләгән: "Әнием кырысрак кеше иде. Ни өчендер аның мине кочаклап иркәләгәнен хәтерләмим. Әни назын күрмәдем. Әле хәтерлим: дус кызымны әнисе кочаклап: “Кайттыңмы, кызым?” – дип сөйгән иде. Безнең өйдә андый күренешләр булмады.

Без дүрт кыз һәм бер малай үстек. Дүртебезнең һәммәсенә дә әни үз куллары белән язган догалар дәфтәре бүләк итте. Ул әнинең зур истәлеге минем өчен, рәхмәт аңа! Кызганыч, еш кайта да алмыйм. Әни әни инде, ләкин үлеп яратам дип әйтәсем килми. Әни, язмышка үпкәләп, бездән үч алды микән?! Хәзер исә әни, сеңлемә шалтыратып, минем хәлләремне сорый.

Үзем әни булгач, әнидән ярдәм сорадым. Ул: “Мин сезне үстердем, үз балаларыгызны үзегез карагыз”, - диде. Әлбәттә, кыен булды. Әти үлгәч, әнине Казанга алып кайтырга теләдем. Ул, кырт кисеп, каршы килде.

Ач-ялангач үсмәдек. Әни: “Кызым”, - дип эндәшмәсә дә, мәрхүм әти миңа: “Кызыкаем”, - дип кенә дәшә иде. Мәктәптән кайткач: “Утыр, кызым, әйдә, аш пешердем”, - дип каршы ала иде. Әти эчештерә иде, әни гомер буе китәргә теләп яшәсә дә, китмәде. Шул әни була торып, әни назын тоймау – бәхетле булу билгесе түгел дип уйлыйм.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Мин Милия

    0

    0

    Гөлнара, әниең дөньяга тудырган өчен генә булса да рәхмәтле булырга кирәк. Шундый чибәр, талантлы кыз бала үстергән әниең...ләкин күңелеңә мәрхәмәт хисе генә сала алмаган. Бөтен дөньяга кычкырып Әниемне яратмыйм дигән кыз бала миндә бернинди дә хөрмәт уятмый. Гаепне әниеңнән түгел....үзеңнән эзлә. Әниеңә 5 бала тәрбияләп үстерү жиңел булган дисеңме әллә?!  Үзең бердәнбер балаңны да әниеңә сөяргә уйлагансың. Казанга бармавына килгәндә, әниләр үз нигезләрен ташлап чыгып китмиләр. Алар үсеп житкән балалары өчен нигез жылысын саклап яшиләр. Аннан килеп әниең сеңелеңә шалтыратып хәлеңне белә, димәк, синең өчен борчыла. Ә нишләп син үзең әниеңә шалтыратмыйсың?! Әни - берәү, ә сез - бишәү. Гаепне әниеңнән дә, туган ягыңнан да эзләп, зарланып яшәмә. Позитив карашта булып, яхшылыкларны гына искә алып яшә. Әниләр кырыс булып күренсәләр дә, балаларын яратып яшиләр.

    Теги: эстрада