Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлназ Асаева ник Ришат Төхвәтуллинның концертында катнашмавын аңлата

Бу көннәрдә аның социаль челтәрләрдәге битенә язучылар бермә-бер арткан, аларның кайберләре җырчыга "агулы уклар"ын чәчә - янәсе Ришатның концертына килмәве җыр сөючеләргә игътибарсызлыгын дәлилли.

Бу көннәрдә аның социаль челтәрләрдәге битенә язучылар бермә-бер арткан, аларның кайберләре җырчыга "агулы уклар"ын чәчә - янәсе Ришатның концертына килмәве җыр сөючеләргә игътибарсызлыгын дәлилли. Бу хакта ул үзе болай ди:

- Үз эшемнән мин болай гына баш тарта алмыйм. Бу - минем эшем. Мин аның өчен җаваплылык тотам. Сез бар әйберләрне дә белмисез һәм миңа шулкадәр ямьсез сүзләр язасыз. Мин Ришатның эфирын дус кызым белән карадым. Без аның уйдырмаларын шаккатып тыңладык. Башка берни дә әйтмәячәкмен. Әгәр кызга, кешегә карата булган кебек яхшы мөнәсәбәт булса, мин барып җырламыйм мени инде? Нәрсә сөйлисез сез?

Мин хәзер дә аңа яхшы мөнәсәбәттә. Бу хәл кемнеңдер йогынтысы аркасында шулай килеп чыккандыр, дип уйлыйм. Мин бит инде беткән кыз түгел, «одолжение» эшләп йөргән кебек йөрергә. Мин беркайчан да концертлардан җиңел генә баш тартмыйм. Бигрәк тә Ришатның концертыннан. Минем өчен ул - җаваплы концерт. Шундый матур залларда, мәртәбәле кичәдә чыгыш ясау — үзе бер дәрәҗә. Әмма үземне кимсетергә мин беркемгә дә бирмим. Менә шулай.

Ә инде хәзер кайберәүләр, акланырга дип, әллә нәрсәләр уйлап чыгарырга мөмкин. Һаман да мине начар итеп чыгарырга, мин анда үземнең характерымны күрсәтәм, мин анда тагын нәрсәдер эшлим, - дип аңлатты җырчы.

«Мин тыныч. Бары тик халыкка аңлатырга гына телим, аларга ялгыш караш тагалар. Тагын мин гаепле. Мин ничек булганын сөйлим. Әлбәттә, мин Ришатны хөрмәт итәм. Хәзер эшләгән адымы, аныкы түгел. Ир кеше һәрвакытта ир булып калырга тиеш. Чөнки кыз кеше белән алай кыланырга ярамый, - ди Гөлназ, дип яза Кызыл таң.

 


Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада